Корея сәнгатен карарга килегез!
4 декабрьдә Чаллыга Корея посолы килә. Әлеге уңайдан шәһәрдә төрле чаралар оештырыла. Корея һәм татар традицион музыкасы һәм тхэквондо буенча Корея республикасы посолы кубогына Россия күләм ярышлары әнә шуларның берсе.
Тхэквондо буенча Россия турниры 4 декабрьдә 14 сәгатьтә Боз сараенда башлана. Анда 120 спортчы катнашыр дип көтелә. Ярышлар командалар арасында үтә. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Көннең икенче яртысында Корея посолы Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары һәм укытучылары белән очраша. Анда тхэквондо буенча фикер алышулар булачак, чөнки әлеге уку йортында спортның әлеге төре үсеш алган.
Ә кич белән Чаллы халкын үзенчәлекле мәдәният программасы көтә. 19 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге залда булачак концертта Корея барабанчылары ансамбле һәм "Болгар" бию театры катнаша. Концертка керү бушлай.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев