Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коръәнне сатарга рөхсәт ителәме?

Интернет сайтларда "Чаллыда Коръәнне автомобиль, җир кишәрлеге яки авылдагы йортка алмаштырырга әзерләр" дигән мәгълүмат таралды. Анда Чаллыда унҗиденче һәм унтугызынчы гасыр ахырына караган ике Коръән сатуга куелган дип хәбәр ителгән иде.

17 нче гасыр белән тамгаланган, кулдан язылган Коръәнне автомобиль, җир кишәрлеге яки авылдагы йортка алмаштырырга әзерләр. Тиредән эшләнгән тышлыктан икенче Коръән 1884 елда чыккан. Ул 140 мең сумга сатыла. "5-10 мең сумга бирмим, һичьюгы кемгә булса да бүләк итәм", - дигән игълан бирелгән.

Шуннан соң укучыларыбыздан: "Коръәнне сатарга рөхсәт ителәмени?" дигән сораулар килде.

Карый торгач, Интернетта Коръән сату турында игъланнарның шактый булуы, тулы бер сайтларның эшләп торуы ачыкланды. Әби-бабайларыннан мираска калган Коръәннәрнең бәясе ун, йөз меңнән миллион сумга кадәр тирбәлә. Мин күзем төшкән игъланда Коръәннең бәясе 5 млн. сумга бәяләнгән иде. Бәяләр Изге китап басмасының чыккан (күчереп язылган) елына һәм сакланышына карап үзгәрә.

Мәсәлән, "1750 елгы фарсы телендәге сирәк очрый торган кулъязма Коръән" дигән игъланны Иркутскидан Алла исемле кеше куйган. Бәясе 4 млн. сум. "Борынгы Коръән. Иске Коръәннәр сатам. 18-19 нчы гасыр. Бабам әфәндедән калган мирас. Яхшы сакланган. Сатып алыр алдыннан карап була" дигән игълан хуҗасы Краснодардан Светлана. Ул бабасы мирасын 100 мең сумга бәяләгән.

"Интернетта Коръән сату турында игъланнар, хәтта тулы бер сайтлар бар икән. Бәяләре 5 млн. сумга кадәр. Чыккан елына карап. Бу Коръәннәр аларга нәселдән нәселгә мирас булып калган дигән. Коръәнне сату рөхсәт ителәме?" дигән сорауны без Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Советы әгъзасы, Совет районы имам-мөхтәсибе, Казандагы "Котдус" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга юлладык.

Ул, кыска гына итеп: "Әйе, рөхсәт ителә", - дип җавап бирде. "Дәлилләр белән ныгытсагыз иде", - дигәч, Рөстәм хәзрәт: "Хәләл әйбернең хәләллегенә дәлил кирәкми. Берәр әйбер яки эш Коръәндә яки хәдистә тискәре искә алынмый икән, димәк, ул хәләл эш яки әйбер. Коръән сату гына түгел, мисал өчен Коръән укырга өйрәткән өчен эш хакы таләп итү күркәм гамәл буларак шәригать китапларында искә алына", - диде.

Римма Гатина

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев