Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус аркасында кулдан-кулга акча алу куркыныч

Тере акчалар коронавирусны йоктыру чыганагы булырга мөмкин. Алардан файдаланган очракта, саклану чараларын үтәргә кирәк, иң куркынычсыз ысул - интернет аша, яисә карталар белән түләү, дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәте.

"Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы кулларны юып йөрергә һәм тере акчалар белән исәп-хисап вакытында, бит - йөзгә тимәскә киңәш итә. БСО катгый рәвештә акчаларны кулланырга ярамый, дигән тәкьдимнәр  бирми, әмма бит теоретик яктан караганда, кулдан-кулга йөргән акчалар да вирус тапшыру каналы булырга мөмкин", - диелә хәбәрдә.

Әлеге оешма  мәгълүматлары буенча, коронавирус кәгазьдә өч-дүрт көн, ә пластикада - тугыз көнгә кадәр яшәргә мөмкин, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

"Кредит оешмаларына бирелә торган банкноталар Россия Банкында кимендә 14 көн саклана. Шулай итеп, кредит оешмалары "чиста" акча ала. Әмма барлык банкноталар да шунда ук банкларга эләкми бит", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта, пин-код җыеп, карта белән түләгән вакытта да, саклану чаралары турында онытмаска кирәк. Иң куркынычсыз ысул - «контактсыз» түләүләр, дип ассызыкладылар Роспотребнадзорда.

 

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев