Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертелә

65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче пенсионерларга һәм хроник авырулар булган затларга дистанцион форматка күчәргә яки ял алырга киңәш ителә.

Мәскәүдә коронавирус аркасында яңа саклык чаралары кертеләчәк. Мәскәүдә 28 сентябрьдән яңа чикләүләр кертелә, Указны шәһәр башлыгы Сергей Собянин имзалады,дип хәбәр ителә Мәскәү Мэрының рәсми порталында.Аерым алганда, 65 яшьтән өлкәнрәк яки хроник авырулардан җәфа чигүче мәскәүлеләргә аеруча кирәксездән өйдән чыгарга киңәш ителми. 65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче пенсионерларга һәм хроник авырулар булган затларга дистанцион форматка күчәргә яки ял алырга киңәш ителә.

Предприятие җитәкчеләренә күпчелек хезмәткәрләрне дистацион эшкә җибәрергә һәм эш урыннарында санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын төгәл үтәүне тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Чыганак: BFM.ru

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев