Коронавирус йоктырган тагын ике татарстанлы вафат
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны тагын артты! Бу юлы 2 очрак теркәлгән.
21 июнь көнне Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә 1941 елгы пациент дәвалаунуга салына. Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә, пациентның ике яклы вируслы пневмония һәм COVID-19 ның авыр формасы белән авырганы ачыклана. 22 июнь көнне ул вафат була.
5 июльдә Яшел Үзән Үзәк хастаханәсенә 1954 елгы хатын-кызны дәвалануга салалар. Анарда COVID-19 ачыклана, әмма хроник авырулары булу сәбәпле, дәвалау катлаулана. Нәтиҗәдә, ханым 13 июльдә вафат була. Әлеге үлемнәрнең сәбәбе патологоанатом экспертизаларыннан соң ачыкланган. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә сабырлык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев