Коронавирусның яңа төрләре үзен сиздерми
Көзен күп хроник авыруларның кискенләшүе, кайбер «классик» авырулар баш калкытуы беркемгә дә сер түгел. Салкын һава торышына, шулай ук кыскарак көнгә күчү белән бергә күпчелек очракта кешенең иммунитеты да какшый. Шуңа күрә организм инфекцияләр һәм вирусларга тиз бирешүчәнгә әйләнә. Шулай ук иммунитет кимү сәбәпле, хроник авырулар да үзен сиздерә башлый. Бу чорда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга? Л. Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина белән әңгәмәбез шул хакта.
– Гөлсәрия ханым, салкын тиеп авыручылар саны күпме?
– Июль аенда үпкә ялкынсынуы белән авырулар саны көненә 50гә җиткән вакытлар да булды. Хәзер алай ук түгел. Ләкин көзге салкын, юеш көннәрдә йогышлы авырулар көчәя. Салкын тию, ГРИПП һәм ОРВИ, колак-тамак авырулары, цистит, герпес, дерматозлар, буыннарның хроник авырулары кискенләшүе, ашказанының эчәк җәрәхәтенең һәм унике илле эчәк кискенләшүе, пиелонефрит (бөер ялкынсынуы) һәм башкалар. Гадәттә, салкын тию һәм ОРВИ – сезоннарның кискен алмашынуы сәбәпле, организмның стресс кичерүен раслый. Салкын тию иммунитетның кимүе фонында колак-тамак-борын авыруларына күчәргә мөмкин. Алар арасында: ангина, тонзиллит, бронхит, ринит, гайморит, отит һ.б. еш кына бергә иреннәрдә герпес «чәчәк ата». Салкын тидерүнең тагын бер тискәре нәтиҗәсе – цистит. Сидек куыгының һәм сидек чыгару юлларының инфекциясе нәкъ менә көз өчен бик хас. Бу вакытта буыннар авырта башларга мөмкин, бигрәк тә алар күптәннән борчыган булса. Көннең яңа режимына күчү, авитаминоз, эндокрин бозылулар, дөрес тукланмау һәм депрессив халәт җәрәхәт авыруының кискенләшүенә китерергә мөмкин.
– Вакытында дәваланмасаң бу чирләр коронавируска китерергә мөмкинме?
– Әлбәттә. Шушы көннәрдә безгә олы яшьтәге бер ханым килде. Температурасы да, томавы да, ютәле дә юк. Хәлсезлектән зарлана. Мин аны ашыгыч рәвештә рентгенга җибәрдем. Үпкәсе ике яктан да ялкынсынган. Бу инде яңа коронавирус инфекциясе. Август ахырыннан бирле ул: «Үтәр әле» – дип йөргән. Хастаханәгә озаттык. Кайбер кешеләр салкын тиде дип дәвалауны озак сузалар, ә чир бу вакытта башка әгъзаларга зыян салырга өлгерә. Шуңа күрә сәламәтлеккә бәйле кечкенә генә проблемалар булганда да организм сигналларына игътибар итми калмагыз. Иң яхшысы – чирне зурга җибәрмәү һәм үз вакытында табибка мөрәҗәгать итеп дәвалану.
– Якыннары үлсә дә, кешеләр коронавирусның җитдилеген аңлап бетермиләр. Хастаханәләрдә вәзгыять нинди?
– Хастаханәләр чирлеләр белән тулган. Коронавирусның яңа төрләре барлыкка килә. Температура, ютәл, томау булмаска да мөмкин... Мондый чирләр куркыныч, чөнки кеше аяк өсте йөреп үлем дәрәҗәсенә җитәргә дә мөмкин, аңардан чир тирә-юньдәгеләргә тарала. Бүгенге көндә вакцина ясату – чирне таралудан туктатуның бердәнбер һәм нәтиҗәле чарасы. Хәзер шифаханәләрдә гриппка каршы прививка да ясату башлана, без шуңа күрә сентябрьгә кадәр коронавируска каршы вакцина ясатырга киңәш иткән идек. Чөнки ике вакцина арасы кимендә бер ай булырга тиеш.
– Вакцина ясатучылар арасында да чирләүчеләр, хәтта үлүчеләр бар дип ишетәбез...
– Вакцина ясаткан кешеләр авырса да, чирне җиңелрәк кичерә. Үземнең улым вакцина алгач, бер-ике көн температурасы булды. Хәзер Аллаһка шөкер. Гадәттә хроник чирләре булган кешеләр коронавирустан үлә. Бу вирус булган авыруларны кузгатып, үлемне тизләтә. Шуңа күрә коронавирус белән авырмаган кешеләр вакцинаны беренче чиратта ясатсыннар иде. Прививка ясаткан кешеләр чирне җиңелрәк кичерә.
– Коронавирус кичергән кешеләрнең сәламәтлеге нык какшыймы?
– Бу – өйрәнелеп бетмәгән, бик куркыныч чир. Ул кешегә төрлечә тәэсир итә. Кайбер кешенең йокы режимы бозыла, шикәр чире һәм йөрәк авыруы көчәя. Кайберләре хәлсезлектән, тын алуның кыенлыгыннан зарлана. Икенчеләренең бөере, бавыры, ашказаны сафтан чыга. Шуңа күрә коронавирустан терелгәч тә, медицина тикшерүе узып, табиб киңәшләрен тыңлап яшәргә кирәк.
– Авырганнан соң спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?
– Һәркеше үзенең күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлый. Кемгәдер спорт күнегүләре, саф һавада булу ярдәмгә киләчәк. Дингә якын кеше булсагыз, догалар уку медитациянең бер ысулы. Һава гимнастикасы ковидтан терелгәннәргә бик нык ярдәм итә. Борчу хисе туа икән, тирән сулыш алырга һәм һаваны чыгарырга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләргә. Бу гади генә киңәш, әмма бик нык ярдәм итә.
– Якын кешенең ковидтан соң депрессиягә бирелүен күрсәң, ничек ярдәм итәргә?
– Хастаханәдә ятучы күп пациентларның хәле яхшы булмый һәм, гадәттә, сөйләшә дә алмыйлар. Дуслары, танышлары, якыннары моны исәпкә алмыйча, аларга артык күп игътибар күрсәтергә мөмкин. Бу исә аларга тискәре йогынты ясый. Кеше аралашырга күп көч түгә һәм хәлем яхшы түгел, сөйләшүләргә әзер түгелмен дип, якыннарын үпкәләтүдән курка. Кешене бөтенләй онытырга ярамый, әмма аның хәлен истә тотып, чамалап сөйләшергә кирәк. Депрессия, апатия, тирә-юньдәгеләргә битарафлык булырга мөмкин. Шуңа эмоциональ халәтне дә кайгыртырга кирәк, әлбәттә. Гаиләдә тыныч мохит булсын. Әгәр дә бу кеше сезгә гадәти тоелган әйберләрне башкара алмый икән, беренче вакытта аңа ярдәм итәргә кирәк. Мисалга даруларны вакытында эчү, көн режимын көйләү, бүлмәне җилләтү һәм башкалар. Аны һава суларга җибәрергә кирәк. Кеше дүрт стена арасында ятарга ияләнгәннән соң, аны гадәти тормышка кайтару бик авыр. Якыныгыз карышырга да мөмкин, ул очракта үзегез аның белән чыгып керегез.
– Табиблар арасында авыручылар күпме?
– Бездә берьюлы 4 фельдшер чирләде. Бүгенге көндә «фильтр» бүлмәсендә ике фельдшер эшли. 2 табибыбыз лаеклы ялга китте. Аллаһка шөкер, бер табиб эшкә урнашты. Табиб, шәфкать туташлары җитми. Шунлыктан калганнарга эшләргә бик авыр. Кешеләр үзләрен һәм якыннарын сакласыннар иде.
– Гөлсәрия Миңнехановна, бу чирдән ничек сакланырга соң?
– Файдалы ризыклар белән тукланырга, витаминнар эчәргә, кеше күп булган җирләрдә йөрмәскә кирәк. Җылы киенеп йөрегез. Аяклар җылыда булырга тиеш. Кибетләрдә битлек киегез, социаль дистанцияне саклагыз. Алар бит тиктән генә уйлап чыгарылмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев