Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корылтайда тел, милләт язмышы хәл ителсен

Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае 1992 елда булган иде. Аңа 25 ел вакыт узды. Корылтай 5 елга бер тапкыр уздырыла. Моннан алдагысы 2012 елның декабрендә Казанда үтте. Бу көннәрдә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерләнәләр. Корылтайда 2-6 августта Россия төбәкләре, чит илләрдән җыелган меңгә якын делегат милләт алдында торган...

Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае 1992 елда булган иде. Аңа 25 ел вакыт узды. Корылтай 5 елга бер тапкыр уздырыла. Моннан алдагысы 2012 елның декабрендә Казанда үтте. Бу көннәрдә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерләнәләр. Корылтайда 2-6 августта Россия төбәкләре, чит илләрдән җыелган меңгә якын делегат милләт алдында торган җитди мәсьәләләр күтәреләчәк. Әлеге чара алдыннан милли җәмәгатьчелек вәкилләреннән һәм делегатлардан бу чарадан нәрсә өмет итүләрен белештек. Чаллыдан әлеге мәртәбәле чарада 5 делегат катнаша.

Корылтай делегаты, Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина:

- Без корылтайда катнашучыларның күбесе белән таныш. Алар арасында АКШ, Төркия, Финляндия һәм башка илләрдән килүче милләттәшләребез дә бар. Бу юлы да корылтайда татар халкы, татар теле, милли мәгариф язмышына багышланган җитди мәсьәләләр күтәреләчәк. Мин кадрлар әзерләүгә багышланган секция эшендә катнашырга җыенам. Чаллы дәүләт педагогия университеты белән хезмәттәшлек итәргә теләүчеләр дә булыр дип ышанам.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров:

- VI корылтай кысаларында "Татар рухы: тел һәм мирас" (Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү), "Гаилә, демография, милли тәрбия", "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дискуссия мәйданчыклары турында, "Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галереясе" дип исемләнгән "түгәрәк өстәл"ләр узачак. Аларда халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы җитди мәсьәләләр күтәреләчәк. Шулай ук корылтайның пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачагын, дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, резолюция кабул итү, "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак.

Әлфия Гарипова, лаеклы ялдагы татар теле укытучысы:

- Корылтайда татар халкының киләчәген күз уңында тоткан Россия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү турында да фикер алышынсын. Ул федераль үзәк белән элемтәләрне ныгыта, Татарстанга мөстәкыйльлек бирә. Миңа калса, аны озынайтудан ике як та отачак кына. Туган телебезнең дәрәҗәсе артканны күрергә насыйп булсын иде безнең буынга. Үз җиребездә мәдәниятебез, әдәбиятыбыз үссен иде. Корылтайдан милләт үсешенең нигезен тәшкил итәрлек төпле карарлар өмет итәбез. Милләт, тел язмышын Сабан туйлар уздыруга гына кайтарып калмаска иде.

Зөлфия

ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев