Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пляжлар әзер, тик коенучылар гына юк

Ка­лен­дарь­да җәй. Әм­ма өс­тән көз­ге курт­ка, ә аяк­тан бо­тин­ка­ның төш­кә­не юк әле. Көн дә яң­гыр, көч­ле җил. Га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нис­тр­лы­гы да ат­на са­ен ди­яр­лек я да­выл бе­лән кур­кы­та, я боз явуы ту­рын­да хә­бәр итеп, бак­ча­чы­лар­ның кә­е­фен тө­ше­рә. Ин­тер­нет­та­гы һа­ва то­ры­шы чы­га­нак­ла­ры да эс­се көн­нәр­нең ки­мен­дә июль­дә ге­нә ки­леп җи­тә­сен...

Әм­ма мо­ңа ка­ра­мас­тан, шә­һәр пляж­ла­ры су ке­рер­гә яра­ту­чы­лар­ны ка­бул итәр­гә ин­де әзер­лән­де.

"Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы бу­ен­ча ГИМС МЧС Рос­сии үзә­ге"­нең Яр Чал­лы­да­гы ке­че суд­но­лар бу­ен­ча фе­де­раль каз­на ида­рә­ле­ге бү­ле­ге­нең җи­тәк­че­се Әбү­зәр Ног­ма­нов әй­тү­ен­чә, Яр Чал­лы­ның 4 пля­жын­да су ке­рү өчен бар шарт­лар да бул­ды­рыл­ган. Ке­че суд­но­лар өчен 7 тук­та­лыш уры­ны да әзер­лән­гән. Алар­ны 15 май­дан алып 31 май­га ка­дәр тик­ше­рү ко­мис­си­я­се ка­рап ка­бул ит­те. Әм­ма уз­ган ел­гы су ке­рү се­зон­на­ры хал­кы­быз­ның рөх­сәт ител­мә­гән урын­нар­да да күп­ләп ял итәр­гә яра­ту­ын күр­сәт­те.

- Ав­то­ка­ла тер­ри­то­ри­я­сен­дә ял итү һәм су ке­рү өчен рөх­сәт ител­мә­гән 6 урын бил­ге­лән­де. Алар сә­ла­мәт­лек өчен кур­кы­ныч янар­га мөм­кин. Шу­ңа да әле­ге тер­ри­то­ри­я­ләр­дә шлаг­баум­нар, сак пост­ла­ры ур­наш­ты­ры­ла­чак. Көн­нәр җы­лы­тып, ха­лык күп­ләп су яны­на агыл­гач, ан­да рейд­лар ясап, ул тер­ри­о­то­ри­я­ләр­не пат­руль­ләү эш­лә­ре дә алып ба­ры­ла­чак. Го­му­мән, бү­ген­ге көн­дә су объ­ект­ла­рын­да кү­ңел­сез 4 оч­рак тер­кәл­де. Нә­ти­җә­дә, бер ке­ше һә­лак бул­ды, өче­се кот­ка­рыл­ды. Уз­ган ел­ны Та­тар­стан бу­ен­ча 136 ке­ше ба­тып үл­де. Шу­лар­ның җи­де­се - ба­ла­лар. Мон­дый оч­рак­лар­ны бул­ды­р­мау өчен, бү­ген­нән үк төр­ле сак ча­ра­ла­ры алып ба­ра­быз, - дип сөй­лә­де Әбү­зәр Ног­ма­нов.

Ел ба­шын­нан гы­на да ба­ла­лар һәм яшь­ләр, шул исәп­тән ба­лык­чы­лар бе­лән дә, 1700 дән ар­тык оч­ра­шу үт­кә­рел­де. Су объ­ект­ла­ры бу­ен­ча 79 пат­руль эш­лә­ре һәм бер рейд ясал­ды. Шә­һә­ре­без­дә тер­кәл­гән ке­че суд­но йөр­тү­че­лә­рен ат­тес­тат­ция­ләү эш­лә­ре оеш­ты­рыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә 86 ке­ше аны уңыш­лы үт­те. Ба­ла­лар­ның ял итү ла­герь­ла­рын­да да җәй ба­ры­шын­да су объ­ект­ла­рын­да үз-үзең­не то­ту те­ма­ла­ры­на оч­ра­шу­лар үт­кә­ре­леп то­ра­чак.

Ел са­ен су­да­гы кур­кы­ныч­сыз­лык ту­рын­да сөй­лә­сәк тә, ба­тып үлү оч­рак­ла­ры тер­кә­леп то­ра. Бы­ел­гы сал­кын һа­ва то­ры­шы гы­на баш­ла­нып кит­кән су ке­рү се­зо­ны­ның ча­гыш­тыр­ма­ча ты­ныч үтү­е­нә яр­дәм итә. Әм­ма ки­леп җи­тә­чәк эс­се­дә, ә ул, һич­шик­сез, бу­лыр дип өмет­лә­нә­без, уяу­лык­ны югал­тыр­га яра­мый. ГИМС ин­с­пек­тор­ла­ры­ның ки­ңәш­лә­рен ис­тә то­тып, су­да сак бу­лыр­га ки­рәк. Го­мер бер ге­нә, аның ка­де­рен бе­лик. Су ке­рү се­зо­ны 31 ав­густ­ка ка­дәр дә­вам итә­чәк.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X