Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коткаручылар яңа бинага күчә

Чаллының 112нче ашыгыч хезмәте Түбән Кама плотинасы янындагы яңа бинага күчә. Биредә үк республиканың эзләү-коткару отряды да урнашачак. Коткаручылар "өй туе"н шушы көннәрдә бәйрәм итәргә җыеналар. Чакыруларны кабул итү үзәге заманча җиһазландырылачак һәм барлык Кама аръягы зонасы өчен хезмәт күрсәтәчәк. Моңа кадәр 112нче хезмәтенә килгән шалтыратулар башта Казанга җибәрелсә, хәзер...

Чаллының 112нче ашыгыч хезмәте Түбән Кама плотинасы янындагы яңа бинага күчә. Биредә үк республиканың эзләү-коткару отряды да урнашачак. Коткаручылар "өй туе"н шушы көннәрдә бәйрәм итәргә җыеналар.

Чакыруларны кабул итү үзәге заманча җиһазландырылачак һәм барлык Кама аръягы зонасы өчен хезмәт күрсәтәчәк.

Моңа кадәр 112нче хезмәтенә килгән шалтыратулар башта Казанга җибәрелсә, хәзер чакыруларны турыдан-туры Чаллы диспетчерлары да эшкәртә алачак. Бу исә коткару хезмәтенә оперативрак эшләү мөмкинлеге бирә.

Үзәкне төзү өчен федераль бюджеттан 138 миллион сум, республика казнасыннан 40 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев