КОВИДтан соңгы синдром
Аннан ничек котылырга?
Савыкканнан соң тернәкләндерү кирәкме?
Коронавирус белән авырып савыгучылар, гадәттә, үзен тулысынча сәламәт дип хис итә алмый. Авыруны хәтта җиңел генә үткәргән кешегә дә ким дигәндә психологик тернәкләндерү таләп ителә. Гадәттә, ковидтан соң сулыш кысылу, хәлсезлек, баш авырту, тирләү һәм төшенкелеккә бирелү кебек симптомнар күзәтелә. Табиблар бу күренешкә “ковидтан соңгы синдром” дигән шартлы исем биргән һәм ковид үткәргән һәркемгә тернәкләндерү кирәклеген, ә инде вируслы үпкә ялкынсынуының уртача авырлыктагы һәм авыр формаларын кичергән пациентларның комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗ булуын билгели.
Инфекция нәрсәләргә китерергә мөмкин?
Табиблар, галимнәр коронавирус турында, чынлыкта, барысын да белми әле. Инфекция яңа, һәм ул фәнни яктан тулысынча өйрәнелмәгән. Аның бер елдан, яки биш, ун елдан соң кешеләр сәламәтлегендә ничек чагылыш табачагын беркем дә фаразлый алмый.
Гомумән алганда, вируслар шактый мәкерле. Мәсәлән, С гепатиты вирусын “ягымлы үтерүче” дип атыйлар. Ул акрынлап бавыр черүенә, я аның яман шешенә китерергә мөмкин. Җил чәчәге белән авырган кешедә герпес вирусы күп еллардан соң лишай авыруын китереп чыгарырга сәләтле.
Әмма хәзердән үк шул билгеле: хроник үпкә, йөрәк, бөер һәм кан тамырлары авырулары белән интегүче кешеләрдә ковид авыррак уза һәм миокардит (йөрәк мускуллары ялкынсыну), аритмия, инсульт, инфаркт белән яный. Бигрәк тә йөрәк мускулларында төзәлмәслек үзгәрешләр булырга мөмкин.
Хәлсезлек ник озакка сузыла?
Яңа вирус нейротоксик үзенчәлеккә ия, ягъни нерв системасын зарарлый. Нәтиҗәдә, кинәт ис тою югала, баш авырта, йокы бозыла, шулай ук хәтер һәм акыл сәләте кимү күзәтелә. Шунысы мөһим: табиблар бу үзгәрешләрнең ковидны җиңел үткәргән пациентларга да хас булуын билгели.
Сәбәп гади: нерв һәм иммун системалары тыгыз бәйләнештә. Бу бәйләнеш цитокиннар һәм нейропептидлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Фәнни тикшеренүләрдә шул факт ачыкланган: организмга цитокиннар кертү (хәтта дәвалау максатларында да) үзәк нерв системасы депрессиясенә һәм мускулларның хәлсезләнүенә китерә. Коронавирус инфекциясе һәм “цитокин штормы” вакытында нәкъ шулар күзәтелә.
Үз чиратында, депрессия стресс гормоны булган кортизол бүлеп чыгаруны арттыра, ә ул иммун системасына тәэсир итә. Лимфоцитларның активлыгын бастыручы адреналин һәм норадреналин гормоннары күләме дә күтәрелә. Билгеле булуынча, спортчылар һәм студентларда да, стресс кичергәндә, барлык иммуноглобулиннарның кимүе күзәтелә, ягъни иммунодефицит барлыкка килә.
Тестларның нәтиҗәсе тискәре булуга һәм организмда вирус кисәкчәләре калмауга карамастан, үпкәләрдә үзгәрешләр тиз генә бетми әле. Нәтиҗәдә, аз гына физик көчергәнеш булганда, акрын гына йөргәндә дә хәл бетә. Әгәр тернәкләндерү чаралары үткәрелмәсә, үпкәләрдә фиброз – тоташтыручы тукыма үсү – куркынычы бар. Сулыш кысылуның авырлаша баруы – хәвефле сигнал.
Физиотерапиянең нинди алымнары кулланыла?
Дәвалау технологияләренең көчле үсешүенә карамастан, коронавирус инфекциясе нәтиҗәләреннән реабилитация өчен махсус алымнар җыелмасы әлегә юк, шулай ук аны җәһәт кенә җиңү өчен дару да табылмаган. Табиблар гомум организмны аякка бастыру өчен тырыша һәм авыр респиратор инфекцияләрдән соң киңәш ителүче классик программаларны тәкъдим итә. Алар, кагыйдә буларак, өч юнәлешкә нигезләнә: белгеч контролендә физик күнегүләр ясау, аппарат физиотерапиясе һәм сулыш юлларын тернәкләндерү ысуллары.
Гадәттә, тернәкләндерү программасы шәхсән, ягъни һәркемнең үзенә генә тәгаенләнә. Аңа процедуралар комплексы керә: дәвалау, сулыш гимнастикасы, сулыш тренажерлары, массаж, психо- һәм диетотерапия, физиотерапия, шул исәптән ингаляция, электр һәм магнитотерапия, вибротерапия, рефлексотерапия һәм башкалар.
Классик сулыш гимнастикасыннан аермалы буларак, ковидтан соң күнегүләрнең төп комплексы сулышны алуны көйләүгә түгел, ә үпкәләрнең җилләтү функциясен яхшыртуга юнәлтелергә тиеш: күкрәк читлегенең хәрәкәтчәнлеген арттыру, диафрагмага тәэсир итү, сулыш мускулларын ныгыту кирәк. Шуңа күрә үпкәләрнең күләмен арттыруга юнәлтелгән традицион сулыш методикалары (мәсәлән, һава шарларын кабарту) гына җитәрлек була алмый.
Кайчан башларга?
Табиблар тернәкләндерүне авыруның пик чагыннан ук башларга киңәш итә. Һәм беренче чиратта – реанимация, интенсив терапия палаталарында. Бер урында озак ятудан тән тиресе бозылуны, тромбоз, мускулларның хәлсезләнүен кисәтү таләп ителә. Гадәттә, табиблар дәва һәм сулыш гимнастикасын киңәш итә.
Күңел төшенкелеге мускулларның хәлсезлеген тагын да тирәнәйтә, авыру кеше үзенең физик формасын югалта, ягъни физик тернәкләндерүдән тыш, авыру психологик ярдәмгә мохтаҗ.
Хәтер, игътибар һәм фикерләү тизлеген яхшырту өчен ребус һәм кроссвордлар чишү генә түгел, ә хәрәкәт активлыгы да кирәк. Күңел төшенкелеген хәрәкәт итү бик яхшы дәвалый.
Балаларга таләп ителәме?
Коронавирус балаларда җиңелрәк үтсә дә, кайбер очракларда ул “Кавасаки синдромы”на, ягъни кан тамырлары, тире, күз, йөрәк ялкынсынуына, шулай ук йогышлы-токсик шокка китерергә сәләтле. Әгәр дә бала озак вакыт урында ятарга мәҗбүр булса һәм әгъзаларында функциональ үзгәрешләр барлыкка килсә, шулай ук тернәкләндерү курсы мотлак.
Шифаханәгә бару мотлакмы?
Сулыш әгъзалары чирләре белән авыручы пациентларны климатотерапия ярдәмендә дәвалауның Русиядә зур тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, урман климаты ялкынсынуга, бактерияләргә һәм вирусларга каршы файдалы. Тау һавасы үпкәләр фиброзы белән катлауланган үпкә ялкынсынуыннан, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан соң ярдәм итә. Минераль тозлар һәм аэроионнар күп булган диңгез климаты сулыш юллары зарарланган пациентларга килешә. Ләкин ковид белән авыр чирләгәндә, үз төбәгегездәге шифаханәләрдә дәвалану иң яхшысы булыр, чөнки башка климатка күчкәндә хроник авыруларның кискенләшүе бар.
Витаминнар эчәргәме?
Коронавирус белән авыручыларга табиблар ким дигәндә ике атна витаминнар эчәргә киңәш итә. Ә менә савыккач, аларны эчү кирәкме соң? Гадәттә, сәламәтләнгәннән соң ук витаминнар кулланырга киңәш ителми. Болай да дарулардан, авырудан хәлсезләнгән организм аларны үзләштерә алмаячак, хәтта аларның токсинга әверелеп, иммунитетка зарар китерүе бар. Витаминлы комплексларны артык күп куллану гипервитаминоз халәтенә китерергә мөмкин, ә бу исә еш кына файдалы матдәләр һәм микроэлементлар кытлыгына караганда да хәвефлерәк.
Ничек кенә булмасын, һәр очракта да табиб белән киңәшләшергә онытмагыз, дуслар!
Сәхифәне Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.
Чыганак:Кызыл тан
Фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев