Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләр чират көтә

Башкарма комитетның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Тукай районының Илбухтино авылы территориясендә җир кишәрлекләре бирелә.

Бүгенге көндә шәһәребездә җир кишәрлеге өчен чират исемлегенә 7 292 күп балалы гаилә кертелгән. Аларның 2617сенә җир кишәрлекләре бирелгән. Тагын 4675 гаилә чират көтә. 
Башкарма комитетның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Тукай районының Илбухтино авылы территориясендә җир кишәрлекләре бирелә. Аның гомуми мәйданы 71,09 гектар. Тукай районы Калмаш авыл җирлеге территориясендә 249 җир кишәрлеге бирү планлаштырыла.
Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 600 гектардан да ким булмаган җир кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X