Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләргә – планшетлар

Күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшырылды.

Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар төркеменең “Игелек кыл” хәйрия акциясе кысаларында шәһәр хакимиятендә чираттагы шәфкатьлелек чарасы узды. Күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшырылды.

Тантанага биш бала тәрбияләүче өч гаилә чакырылган иде. Ленар һәм Ландыш Шаеховлар,  Александр һәм Ирина Гусаревлар, Роман һәм яна Чебеневлар  бүләккә лаек булдылар. Аларны хаким урынбасары Флера Андреева, шәһәр советы депутатлары Венера Туктарова белән Жанна Халиуллина сәламләде. “Тәрбияче – җылылык, игелек бирүче үзенчәлекле һөнәр. Сәламәт булыгыз. Балаларыгыз илебезнең, республиканың лаеклы гражданнары булсын”, - диде Флера Андреева.

Хатын-кыз депутатлар гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. .Күа балалы әниләр барысы да мәгариф өлкәсендә эшлиләр. Ирина Гусарева 26нчы балалар бакчасы тәрбиячесе. Яна Чебенованың педагоглык стажы 10 ел. Ландыш Шәехова мәгариф системасында 21 ел эшли. “Игелек кыл” акциясе кысаларында быел 55 гаилә планшетлы булды.

Фото nabchelny.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев