Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы әниләр пенсиягә алдан чыгачак

Яңа елда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга алачак. Бу хакта бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте.

2019 елдан пенсия законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде, шул исәптән пенсия яшен арттыру, зур иминият стажы булган гражданнар өчен пенсиягә чыгу хокукы ике елга иртәрәк барлыкка килү. Закон нигезләмәләре күп балалы аналар өчен пенсиягә иртәрәк чыгуны билгели. Агымдагы елда өч бала әнисенә пенсия-57, дүрт бала әнисенә — 56, ә биш бала әнисенә 50 яшь бирелә.

«Алар өчен яшь бәясе башка гражданнарныкына караганда югарырак. Закон чыгаручы күп балалы аналар өчен шундый гарантия ясады. Нәтиҗәдә, пенсия законнары үзгәрде. Вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия кешеләр саны киңәйтелде", — дип билгеләп үтте Полякова.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев