Шəhри Чаллы

Күпердән сикереп исән калган

Бүген, 15 майда иртәнге бишенче яртылар тирәсендә Чаллының ГЭС бистәсендә Мәләкәс елгасы аркылы салынган күпердән 24 яшьлек кыз ташланган. Ул исерек булган, дип әйтә коткару хезмәте белгечләре. Кызның сикерүен узып баручылар күреп алганнар һәм тиешле хезмәтләргә шалтыратканнар. Судан кызны тартып чыгарганда ул аңын югалткан була. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә...

Бүген, 15 майда иртәнге бишенче яртылар тирәсендә Чаллының ГЭС бистәсендә Мәләкәс елгасы аркылы салынган күпердән 24 яшьлек кыз ташланган. Ул исерек булган, дип әйтә коткару хезмәте белгечләре. Кызның сикерүен узып баручылар күреп алганнар һәм тиешле хезмәтләргә шалтыратканнар. Судан кызны тартып чыгарганда ул аңын югалткан була. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китә.Хәле яхшыра башлаган, аның бу адымга баруын тикшерү органнары ачыклаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: