Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күрүдән мәхрүмнәр зарлана

Чаллы сукырлары пошаманда: аларга хәрәкәт иткәндә юлны капшап барырга бирелгән махсус ак таяклар бик кыска. Татарстанга кайтарылган шундый мең таякның икейөзе Чаллы инвалидларына бирелгән иде. Бүген шәһәрнең сукырлар җәмгыятендә исәптә 600 кеше тора. Алар аралашу яисә хәрәкәт итү өчен чыгарылган махсус җайланмаларга бик мохтаҗлар. Әйтик, кан басымын үлчәгәндә яки тән...

Чаллы сукырлары пошаманда: аларга хәрәкәт иткәндә юлны капшап барырга бирелгән махсус ак таяклар бик кыска. Татарстанга кайтарылган шундый мең таякның икейөзе Чаллы инвалидларына бирелгән иде. Бүген шәһәрнең сукырлар җәмгыятендә исәптә 600 кеше тора. Алар аралашу яисә хәрәкәт итү өчен чыгарылган махсус җайланмаларга бик мохтаҗлар. Әйтик, кан басымын үлчәгәндә яки тән температурасын билгеләгәндә тавыш белән әйтә торган җиһазлар, тактиль таяклар җитми. Таратылган таякларга кире кайтып шуны әйтәсе килә, күрүдән мәхрүмнәргә иелеп йөрү бик авыр, шуңа бу мәсьәләне хәл итү өчен җәмгыятьтә социаль иминият фонды вәкилләре катнашында зур сөйләшү үткәрергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев