Шəhри Чаллы

Кредит алмыйча 40 сыерлы ферма булдырган Айдар Әхмәтшин: «Чаллыда тудым, ләкин һәр җәем авылда уза иде»

Шикәрле Каен авылы малтабары Айдар Әхмәтшинны районыбыз җирлегендә һәм Минзәлә шәһәрендә бик яхшы беләләр. Ул менә биш ел инде үзе җитештергән сөт продукциясен Хуҗамәт авылының – «Ихлас», Минзәлә шәһәренең – «Старт», «Для вас», «Агыйдел» кибетләрендә сата.

Элеккеге колхозның ташландык фермасындагы бер торагында һәм үзенең шәхси хуҗалыгында җитештерү базасын булдырган. Тәвәккәлләп, терлекчелек белән шөгыльләнергә алынган. Кыю карашлы шәхси хуҗалык җитәкчеләренең берсе. Тормыш тәҗрибәсе әллә ни булмаса да, шактый уңышка ирешкән һәм  биш ел эчендә эшчәнлеген киң җәелдерергә өлгергән.

– Чаллы шәһәрендә тудым, тәпи йөри башлаганчы, әниемнең туган авылына, әбиләргә кайтып йөреп, һәр җәемне, каникулларны шушы авылда үткәрдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң көллияттә механик белгечлеге алып, өч ел Себердә нефть ятмаларын үзләштереп, нефть чыгаруда бораулаучы ярдәмчесе булып эшләдем. Анда да ял вакытларында Шикәрле Каен авылына кайтып булыштым. Себердә эшләгән акчага «КамАЗ» һәм «Газель» машиналары сатып алып, йөк ташыдым. «Мензелинские зори» агрофирмасында язгы чәчүдә, урып-җыю эшләрендә эшләдем, кыш көннәрендә төрле йөкләр ташыдым. Урып-җыю тәмамлангач, «КамАЗ» белән басулардан Зәй шикәр заводына чөгендер илттем. Чөгендер ташыганда 30 көнгә 130 мең сум акча алдым, – дип искә төшерә Айдар.

Ул кайтып йөргән йортның хуҗасы Илдар Әкбәров Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, өйне буш калдырмас өчен, Айдар авылга кайтырга карар кыла. Хәләл җефете Айгөл белән авылга кайтып төпләнәләр. Шул ук елны «Милка» исемле сыер юнәтәләр. Тагы бер елдан Тукай районы Артаман авылыннан бер фермердан биш баш тана сатып алалар. Шул таналар инде 6шар тапкыр бозаулаган. Бикәч бозауларны үстереп сыер иткәннәр һәм бүген Әхмәтшиннарның 30 баш савым сыеры, 10 баш танасы һәм 20 баш үгезе бар. Узган ел район хакимияте ярдәме белән элеккеге колхоз фермасының бер торагын алу бәхетенә ирешкән. Быел шул торакка су керткән, идән җәйгән, кормушкалар куйган. Кыскасы,  чүп-чарга баткан, ишелә язган торакны тәртипкә китергән. Калган өч торакны документлаштырып бетерәсе калган.

Бүген аларның шәхси хуҗалыгындагы малларны Илнар Гыйззетдинов карый, ә сыерларны Наратлы Кичү авылыннан Галия Каюмова килеп сава. Ике саву аппараты бар. Булдыклы эшкуар банктан бер сум да кредит алмаган. Ул башта акча эшли һәм шуны бизнесын җәелдерүгә тота.  Авылдагы өч кешегә эш урыны булдырган һәм аларның һәрберсенә ай саен 20шәр мең сум акча түли. Мал азыгын хәзерләү, алып кайту өчен бер МТЗ-82, ике Т-40 тракторы бар, аларны әтисе Әлфыйк ремонтлап, төзәтеп тора. Айдар малларына җитәрлек күләмдә печәнен, саламын бирә, көненә малларга ике центнер фураж, ноябрь аеннан башлап гыйнвар азагына чаклы 300 тонна чөгендер түбе ашата. Чөгендер түбенең 8 тоннасын 3500 сумга сатып ала.

Фермада чисталык хөкем сөрә, монысын Айдарның әтисе Әлфыйк белән тормыш иптәше Айгөл контрольдә тота, чөнки базар шартларында сыйфатлы продукциягә генә ихтыяҗ бар.        Айдар сөтне җитештерә, аерта, үзе Минзәлә шәһәре кибетләренә илтеп бирә һәм аның продукциясен кибетләрдә гел көтеп алалар. Кеше сөтне кабы матур дип тә ала. Алар тәмле сөт өсте, эремчек җитештерәләр. Анда сода да, пальма мае да юк.

Тик менә җир мәсьәләсе генә борчый эшкуарны. Мал булгач,  җире дә кирәк бит. Ә анысын эре җир биләүчеләр алып бетерделәр, Айдар сыман булдыклы эшкуарларга калмады. Әле ярый көтүлек җире буенча проблемасы юк,  мал асраучылар кимегәнлектән, авыл тирәсендә көтүлекләр шактый. Минемчә, җир мөнәсәбәтләрен көйләү өчен авыл җирлеге, муниципаль хакимият катгый эш алып барырга, беренче чиратта алар керәстияннең мәнфәгатьләрен күз уңыннан ычкындырмаска тиеш.

Тыйнак һәм аз сүзле Айдар Әлфыйк улы мактанырга яратмый. Ә игелекле гамәлләре күп аның. Ул  үз тракторы белән кыш көне авыл юлларын чистарта. Буранлы көннәрдә авылдашларын төнлә белән авылга чаклы тарттырып алып кайта. Айдар Минзәлә шәһәрендәге интернат йортта тәрбияләнүче балаларны да онытмый, аларның Сабантуенда ел саен квадроциклда бушлай йөртә.

Эшең уңышлы барсын өчен, тылың ышанычлы булырга тиеш. Айдар бу яктан уңган, җәмәгате Айгөл аны һәрвакыт ярты сүздән аңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.  Хуҗамәт авылында аның үз чәчтарашханәсе бар. Анда эшкә киткәнче, Айгөл яңа сауган сөтне сепаратор белән аертып, 250 граммлы пластик савытларга тутыра.  Аларны беренче сыйныфта укучы кызлары Мәликә суыткычка урнаштырып тора. Сөт аерта торган сепаратны ярты ел саен сатып алалар, чөнки ул бик тиз туза. Әхмәтшиннарның балалары да тәртипле һәм максатка омтылучан. Кызы Мәликә Минзәлә гимназиясендә беренче сыйныфта укый, уллары Нурислам Садак бистәсендә «Шатлык» балалар бакчасына йөри. Әтиләре аларны көн саен Минзәлә шәһәренә илтә, шул ук вакытта продукциясен кибетләргә тапшыра.  Кыскасы, бар да үз эшен белеп эшли. Шуңа күрә тормышлары да гөрләп бара.

 

Дилфас Галиев, Минзәлә

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: