Шəhри Чаллы

Кредитсыз яшәп буламы?

Телевизор, йорт җиһазлары, кер юу машинасы, автомобиль, фатирны кредитка алу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Булганына шөкер итмичә, иске әйберне яңартабыз. Бөтен кеше кредитка яши бит дип, берничә кредит алучылар да бар. Минем танышларым арасында да андыйлар бар. Бу илдә башкача яшәү мөмкин түгел, дип аңлата алар үзләренең бу адымнарын. Аларны...

Телевизор, йорт җиһазлары, кер юу машинасы, автомобиль, фатирны кредитка алу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Булганына шөкер итмичә, иске әйберне яңартабыз. Бөтен кеше кредитка яши бит дип, берничә кредит алучылар да бар.

Минем танышларым арасында да андыйлар бар. Бу илдә башкача яшәү мөмкин түгел, дип аңлата алар үзләренең бу адымнарын. Аларны аңларга да була: ай саен 10-15 мең сум (бу әле начар хезмәт хакы да саналмый) ал, гаиләңне ашат, киендер һәм кирәклесен сатып алырга җыеп та бар. Фатир алу өчен акча җыеп буламы? Әлбәттә, юк. Аннан соң безнең илдә акча туплау да куркыныч бит әле. Доллар котырып үсә, акчаң җилгә оча. Дефолт бер генә булмады, күрдек, җилкәдә татыдык, беләбез. Өйдә сакласаң, талап чыгалар, банкка салсаң, ул банкротлыкка чыгарга мөмкин. Россия үзәк банкы атна саен берничә банкны лицензиясез калдыра. Белгечләр запас акчаны күчемсез милеккә әйләндерергә киңәш итәләр. Әйтик, фатир алып, аны арендага бирсәң, ай саен 10-15 мең сум акча килеп тора.

Кирәксә-кирәкмәсә дә, бурычка төрлесен сатып алучылар да бар арабызда. Алар бер кредитны икенчесе белән ябып гомер итәләр.

Соңгы вакытта күпләр хезмәтләрен, товарларын рекламалап, кредитка алырга кыстап, үгетләүчеләр кармагына эләгә башлады. Гүзәл исемле хатын исеме мәгълүм бер косметика җыелмасын берсе - 50 мең, икенчесе 100 мең сумга сатып алган. Берничә елга сузылган кредит күләме ике тапкыр артачак. Миңа да "Палитра" сәүдә үзәгендәге әлеге матурлык салоныннан шалтыратканнар иде. Ләкин анда баруны кирәк тапмадым. Үзен психотерапевт дип йөртүче Рәмзия ханым, кирәксә-кирәкмәсә дә кредит алучыларны Көнбатыш культурасын кабатларга тырышучылар, дип атый. Дөрес, Көнбатышта да кредитка яшиләр. Ләкин Америка кешесенең банклардан кредитны елына 3-4 процент белән алуын истән чыгармаска кирәк. Ә безнең банклар килешүләрне шулай итеп төзи, ахыр чиктә алар клиентларын ялангач калдыра.

Моңа кадәр безнең банклар чит илләрдән түбән процентка кредит алып, эшчәнлекләрен алып барды. Ягъни, еллык 3-4 процент бурыч алып, аны 15-20 процентка күтәреп, халыкка бирде. Көнбатыш чикләүләр керткәч, хәлләр авырлашты. Хезмәт хакы ай саен түләнгәндә кешеләрдә кредит бурычын каплап була дигән ышаныч бар иде. Ә хәзер, икътисадый тотрыксызлык вакытында, эш урыннары кыскара, эшмәкәрләрнең эше бармый. Банклар да инвестицияләргә ашкынып тормый.

"Бүген банклар тупланган акчасын сакларга дип алып килүчеләр исәбенә яши. Бу "вкладчик"лар җаваплы, алар кредит алмый. Әҗәткә алырмын да, аннары кайтара алмамын, дип курка, тыныч йоклый алуым кадерле, иң хәерлесе - акча туплап бетергәч, кирәклесен сатып алу, дип фикерли. Алар кредиттан еракта тора", - ди банк хезмәткәре Рәмзия Мәгъсүмова.

Моңа кадәр банклар һәм кертемчеләр арасында урталык, баланс сакланды әле. Ә менә кредит алмаучылар, ләкин акчасын банкта саклаучылар банк хезмәтеннән баш тартып кертемнәрен ала башласа, банк системасы челпәрәмә килергә дә мөмкин. Шәһәрдәшләребез акчаларын ничек саклый соң?

Айгиз ГАТИН, ТЭЦ хезмәткәре:

- Мин Алла язмаган эш булмас әле, дип, запас акчамны эш хакын ала тораган банкта саклыйм. Әлегә бу банк эшчәнлегеннән канәгать.

Саймә ГАЛИМОВА, пенсионер:

- Мин тупланган акчамның бер өлешен микрофинанслау үзәгенә салып югалттым. Хәзер запасны аз-азлап төрле банкларга салдым. Ә минем танышым акчасының бер өлешен долларга, икенчесен еврога әйләндерде.

Ләйсән ГЫЙМАЕВА, укытучы:

- Мин бераз кредит алдым да, машинамны яңарттым. Акчам әрәм була дип кайгырып торасы юк. 100 мең сум кредитны ничек тә түләрмен әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: