Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кәрҗинеңдә нинди гөмбә?

Табигатьтә «тыныч ау» - гөмбә сезоны. Гөмбә табыннарыбызда торган саен популярлаша бара. Шуңа күрә таныганы да, танымаганы да аны җыярга урман-посадкаларга юнәлә. Тик белер-белмәс килеш гөмбә җыюның ахыры агулану белән тәмамланырга мөмкин булуын беркем дә исеннән чыгармасын иде. Табиб-токсиколог Александра Чиркова белән әңгәмәбез «тыныч ау»ның мәкерлекләре турында. - Александра Николаевна,...

Табигатьтә «тыныч ау» - гөмбә сезоны. Гөмбә табыннарыбызда торган саен популярлаша бара. Шуңа күрә таныганы да, танымаганы да аны җыярга урман-посадкаларга юнәлә. Тик белер-белмәс килеш гөмбә җыюның ахыры агулану белән тәмамланырга мөмкин булуын беркем дә исеннән чыгармасын иде. Табиб-токсиколог Александра Чиркова белән әңгәмәбез «тыныч ау»ның мәкерлекләре турында.

- Александра Николаевна, гөмбә белән агулануны ничек белергә?

- Агулануның беренче билгеләре аны ашаганнан соң 30 минуттан алып 24 сәгатькә кадәр вакыт эчендә сизелә башлый. Чебен гөмбәсе, ялган опята белән агуланганда костыра, тирләтә, селәгәй ага, эч авырта. Агуланган кешене бизгәк тотарга, кан басымы төшәргә, аңын җуярга мөмкин.

- Кайбер гөмбәләр аракыны «күралмый», диләр…

- Әйе, мәсәлән, тирес гөмбәсе (навозник). Ул үзе куркыныч түгел. Ә менә аракы эчкәннән соң шул гөмбәне кабып куюга, аның составындагы коприн дигән матдә тахикардия сәбәбе була, кеше аңын җуеп егыла. Шунысы кызык: әгәр зыян күрүче соңыннан гөмбә ашамыйча да аракы эчә икән, бу аның тагын агулануына китерә.

- Җыерчалы (сморчок), җөйле (строчок) һәм дуңгыз гөмбәсен (свинушка) ашарга ярыймы?

- Болар шартлы рәвештә генә ашарга яраклы гөмбәләр. Алар составында организм өчен зыянлы матдәләр бар. Мәсәлән, җөйле гөмбәдә томсык гөмбә (бледная поганка) агуын хәтерләтүче агу. Пешергәндә ул 10-15 минуттан шулпага чыга. Тиешле дәрәҗәдә пешерелмәгән җыерчалы һәм җөйле гөмбә агуы йөрәк һәм бөерләрне эштән чыгара. Җөйле гөмбәне күбрәк ашаган кеше шундук җан тәслим кыла.

- Аларны ничек дөрес әзерләргә соң?

- Мондый гөмбәләрне тәүлек буе суда тотарга кирәк (әлбәттә инде, суын алыштыра-алыштыра).

Шуннан соң 2-3 тапкыр суын кайнатып түгәргә. Гомумән, кыздырыр алдыннан гөмбәләрнең барысын да пешерү таләп ителә.

- Томсык гөмбә (бледная поганка) нәрсәсе белән куркыныч?

- Агулану өчен аның кечкенә бер кисәге дә җитә. Агуы исә озак вакыт тәэсир итә, ягъни 2-3 тәүлек дәвамында авыруның хәле төрле рәвешләргә керә. Дәвалау вакытын кулдан ычкындырганда ахыры үлем белән тәмамлана.

- Кайчагында карап торышка менә дигән гөмбәләр җыясың, тик ачы тәм килгәнлектән, аларны ашап булмый.

- Димәк, кәрҗинегезгә ашарга яраксыз гөмбәләр эләккән. Андыйларның 40ка якын төре билгеле. Алар чынлап та бик ачы, ашказаны-эчәк трактында ялкынсыну барлыкка китереп, организмның агулануына китерә. Агулану үлемгә китермәсә дә, аның тәэсирен кеше гомере буена сизәчәк.

- Ә ашарга яраклы гөмбәдән дә агуланырга мөмкинме?

- Мөмкин. Юл буенда үскән гөмбәләр, авыр металларны үзләренә җыйганлыктан, организм өчен куркыныч. Аксым таркалганда агу бүленеп чыкканлыктан, «карт» гөмбәләр шулай ук кеше өчен куркыныч. Кортлы гөмбәләр дә организмның агулануына китерергә мөмкин.

- Агулану кемнәр өчен бигрәк тә куркыныч?

- Агулануны өлкәннәр һәм балалар авыр кичерә. Гөмбә, гомумән дә, авыр үзләштерелүче продукт. Шуңа күрә йөкле хатыннарга, 8 яшькә кадәрге балаларга, өлкәннәргә гөмбә ашау тыела.

- Агуландым, дигән шик туса, нишләргә?

- Шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә. Табиб килгәнче

* 10-15 литр су белән ашказанын юдырта торырга;

* 30-50 г активлаштырылган күмер кабул итәргә;

* йомшарткычлар - 150-200 мл су белән натрий яки магний сульфаты кулланырга;

* сыеклык югалтуны газлаштырылмаган минераль су, Рингер яки тоз эретмәсе белән тулыландырырга кирәк.

- Гөмбә җыючыларга нинди киңәшләр бирәсез?

- Иң мөһиме - урманга тәҗрибәле гөмбәчеләргә ияреп кенә барырга. Гөмбәләр җилләнеп торырга тиеш. Шуңа күрә аларны кәрҗингә җыюың хәерле.

Роза Мусина сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев