Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күркәм эшләре бар

"Шатлык" Яр Чаллыда татар балалары һәм яшьләре өчен милли чаралар үткәреп телебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә мәхәббәт уятучы үзәкләрнең берсе. Биредә саф татарча бәйге-конкурслар, очрашулар, кичәләр еш булып тора. Үзәктә милли чараларның югары сыйфатлы һәм даими үтүе андагы хезмәткәрләргә бәйле. Илүсә Азат кызы Әүхәдиева бу эшләрнең башында тора. "Серле сандык" проекты мәктәп балаларының...

"Шатлык" Яр Чаллыда татар балалары һәм яшьләре өчен милли чаралар үткәреп телебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә мәхәббәт уятучы үзәкләрнең берсе. Биредә саф татарча бәйге-конкурслар, очрашулар, кичәләр еш булып тора. Үзәктә милли чараларның югары сыйфатлы һәм даими үтүе андагы хезмәткәрләргә бәйле. Илүсә Азат кызы Әүхәдиева бу эшләрнең башында тора.

"Серле сандык" проекты мәктәп балаларының иң яратып катнаша торган бәйгеләрнең берсе. Монда яшь буын интелектуаль уеннарда үзен сынап карый, мәктәбе даны өчен көрәшә, яңа белемнәр үзләштерә.

"Серле сандык"ның чираттагысы күренекле шагыйрь Һади Такташ иҗатына багышланган иде. Чаллының җиде мәктәбеннән килгән командалар "Алсу" шигырен башкару буенча осталыкларын күрсәттеләр. Кайбер командалар аны тулы бер тамаша итеп әзерләгәннәр. Шунысы да әле куанычлы, конкурста һәрвакыт рус мәктәбеннән дә катнашулары бу проектның популярлыгы турында сөйли.

"Серле сандык" чарасына һәрвакыт танылган артистларны, язучыларны, шагыйрьләрне, сәнгать әһелләрен чакырып очрашулар үткәрәләр. Алар бәйге вакытында жюри әгъзасы булып та торалар, соңыннан үз иҗатлары белән дә таныштыралар. Кыскасы "бер атуда ике куян". Бу юлы кунак- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, "Шәһри Чаллы" газетасы баш мөхәррире Мирһади Разов иде. Ул балалар белән аралашты, татар әдәбиятенә кагылышлы сораулар бирде, шигырьләрен укып алкышлар кабул итте.

Балалар Һади Такташның иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Командалар җыр-биюләр дә әзерләп килгәннәр, шуңа да чара бик җанлы һәм күркәм үтте.

Соңыннан җиңүчеләрне билгеләделәр.Чаллының 4 санлы мәктәбе командасы иң күп бал җыеп алдынгылыкны яулады, дипломга ия булды.шунысы да сөенечле балалалар кайтып киткәндә алдагы уенның кайчан буласын белештеләр, ул 20 апрельдә Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәре буенча үтәчәк икән. Менә шулай милли тәрбия буенча "Шатлык" үзәге күркәм эшләр башкара.

Илдар Исламов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев