Күршеләребез 468 кабак үстергән
Көз - җәй буе үстергән уңышка шатланып, аны җыеп урнаштыру вакыты. Быел җиләк-җимеш, яшелчәләрнең уңышы мулдан булды. Тукай районы Калмия авылында 55 ел бергә тату гомер итүче Әлфирә апа һәм Муллаян Шайхиевлар күп итеп кабак үстергән. Бу гаилә быел өй кырындагы бакчадан әз генә җирдән дә 468 кабак җыеп алганнар,...
Көз - җәй буе үстергән уңышка шатланып, аны җыеп урнаштыру вакыты. Быел җиләк-җимеш, яшелчәләрнең уңышы мулдан булды. Тукай районы Калмия авылында 55 ел бергә тату гомер итүче Әлфирә апа һәм Муллаян Шайхиевлар күп итеп кабак үстергән. Бу гаилә быел өй кырындагы бакчадан әз генә җирдән дә 468 кабак җыеп алганнар, ишегалларына тау итеп өеп куйганнар. Әлфирә апа тәмле-тәмле кабак бәлеше, төрле камыр ризыклары пешерә, күршеләргә дә өлеш чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев