Шəhри Чаллы

Көтелмәгән кредит

Кеше акчасын үзләштерүдә мошенниклар яңадан-яңа ысуллар табалар. Соңгы арада гражданнарга көтелмәгән кредитлар төзү афералары ешайды. Күпчелек очракта кешеләр үзләренең бурычы барын белмиләр дә. Бу бары тик судтан повестка килгәч яки коллекторлардан кисәтүләр ирешә башлагач кына ачыклана. Шәһәребезнең эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин әйтүенчә, Чаллыда да мондый бәлагә...

Әлеге төр мошенниклык гамәлләренә микрофинанс оешмалары башлангыч бирде дисәк тә була. Алар зур процентка акча биргәндә документларының хаклыгын артык тикшереп тормый. Мошенниклар моннан файдаланып, билгесез кешеләр исеменә ялган кредитлар төзи. Мәсәлән, "Российская газета" га, Волгоград шәһәрендә яшәүче, шундый бәлага дучар булган бер ханым мөрәҗәгать итә. Ул, авыр вакытта, микрофинанс оешмасыннан кечкенә генә кредит алып, аны вакытында түли. Әмма, ярты елдан соң, аңа төнлә коллекторлар шалтырата башлыйлар. Аңа пычрак сүзләр әйтеп, куркытып, алган кредит буенча бурычны түләргә таләп итәләр. Ханым әлеге аңлашылмаучанлыкны хәл итәр өчен, күп тапкырлар шул микрофинанс оешмасына шалтыратып та карый. Әмма анда, хәтта, аны ахырына кадәр тыңлап бетермичә, акчаны кайтарып бирергә кирәклеге турында кычкырып, трубканы шартлатып куялар. Бары тик "Российская газета" тарафыннан ул оешмага җибәрелгән рәсми хаттан соң әлеге мәсьәлә хәл ителә. Баксаң, ханым бурычын ябып бетергәннән соң, икенче көнне кемдер аның исеменнән янәдән кредит алу буенча гариза тутыра. Әмма ханымның бәхетенә, гариза астындагы имзаны дөрес куймыйлар. Шул гына коткара да инде аны.

Кредитларны онлайн режимда бирүче оешмалардан да куркыныч янарга мөмкин. Алардан заемнар алу өчен нибары паспортның скан аша үткәрелгән фотолы бите генә дә җитә. Баксаң, паспортның сезнекеме әллә башка кешенеке булуы мөһим дә түгел икән. Мәсәлән, Мәскәү янындагы шәһәрдә яшәүче бер доктор ханым исеменә, ике тәүлек эчендә, шундый ысул белән 15 кредит төзелгән булган. Мошенниклар кулына аның паспорт бите ничек эләккәнен доктор ачыклый алмый. Чөнки соңгы вакыт эчендә ул күп җирдә - ЖЭКта, иминият компаниясендә дә документның копияләрен калдырган булган. Көтелмәгән кредитларны хәл итәр өчен аңа бер ел вакыт кирәк була.

Кызганыч, әмма мондый ысул белән акча алу мошенникларга үтә дә җиңел. Берәр кешенең паспорт бите сканын төшереп, банкта счет кына ачасы. Акча шунда күчкәч, мошенниклар аны алып эзсез югалалар. Ә кредитны паспорт хуҗасы түләргә мәҗбүр.

Кызганыч, әмма бүгенге көндә, үз кулың белән документларны тутырып алган кредитың да көтелмәгән бурычлар китереп чыгарырга мөмкин. Мошенниклар, банктан документларны урлап, кредитны алу датасын һәм суммасын үзгәртеп, сезне бурычлы итеп калдыра алалар. Мәсәлән, фармацевтика фирмасында эшләүче бер менеджерга суд приставлары хезмәтеннән шундый бурычлары турында "сәлам" хаты килә. Тикшерү эшләре түбәндәгене ачыклый: менеджер, чыннан да, банктан бакча төзелешенә акча алган булган. Әмма аны вакытында түләп бетереп, кредитны япкан. Мошенниклар аның документларын билгесез ысуллар белән кулга төшереп чит банкта яңа кредит рәсмиләштерә. Тик килешүне төзүчене дә, акчаны алучыны да төгәл генә ачыклый алмыйлар. Зыян күргән кеше исә экспертиза һәм адвокатлар өчен шактый гына суммалар түгәргә мәҗбүр була.

Паспорт яки машина йөртү таныклыгын югалту очраклары да көтелмәгән бурычларны алып килә ала. Мәсәлән, кайбер финанс оешмаларынан акча алу өчен алар гына да җитә. Зыян күргән очракта исә андый оешмалар берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Чөнки алар аңлатуынча, кредит оешмаларының паспортларны тикшерү буенча вакытлары да, хокукый рөхсәте дә юк. Мәсәлән, Россиянең финанслар базарында оешмалар һәм физик затлар арасындагы низагларны тикшерүче белгеч Павел Медведев әйтүенчә, аларның тәҗрибәсендә андый ысул белән мошенниклар тарафыннан үзләштерелгән акчаларның алмаганын дәлилли алган бер очрак булган. Кешегә көтелмәгән бурычка ия булганлыгын әйткәч, ул загран паспортын күрсәткән. Акча үзләштерелгән көнне ул, гомумән, илдә булмаган икән.

Гомумән, көтелмәгән кредитларга ия булсаң нишләргә соң?

Күп кенә юристлар андый очракларга тап булмас өчен паспорттагы мәгълүматларны таратып йөрмәскә киңәш итәләр. Әмма алай гына булмый шул. Машинаны иминиятләштергәндә, шифаханәләрдә, төрле дисконт карталары алганда, идарә компанияләрендә булганда - гомумән, барлык җирдә дә диярлек паспортны сорыйлар. Анда калдырылган мәгълүматлар кая киткәнен барлап бетерерлек түгел. Шунысы хак - паспортны югалтканда, тиз арада, бу хакта полициягә хәбәр итәргә кирәк. Көтелмәгән бурыч барлыгын хәбәр итүче повесткаларга һәм шалтыратуларга да игътибарлы булу сорала. Андый хәбәр алу белән аны иренмичә тикшерегез.

Билгесез кредит алу очрагы ачыкланган очракта, банкка аннан акча алмаганлыгыгыз турында гариза язып җибәрергә кирәк. Хатны игълан (уведомление) белән юллагыз. Аның нөсхәсен ясатып, почтадан җибәргән квитанцияне дә сакларга онытмагыз. Банк сезгә җавап бирмәскә дә мөмкин, әмма хатлар һәм квитанцияләр сездә саклансын. Полициягә һәм прокуратурага да хәбәр итегез. Ә менә приставларга йөгерүнең файдасы юк. Алар бары тик суд карарын үтәүчеләр генә. Гадел хөкемгә ирешим дисәгез, суд юлын таптарга туры килер. Анда гына сезне аклап, көтелмәгән бурычлардан азат итә алачаклар.

Альбина ЗАРИПОВА әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: