Көтәрсеңме? (5 бүлек)
Гел шигырь, мәкалә язганга, баштарак аңа "Пушкин" дип кушканнар иде. Үзе дә каршы килмәде, Пушкин хәтле Пушкинның үзе белән чагыштырганнар икән, шәп бит инде! Тик ул кушаматка икенче урыс үзен лаек санады, Габделхак белән 1-2 тапкыр юллары да кисеште, ул да яза, җырлар яза, гитарада уйнап, үзе язганнарны башкаларга тыңлата....
Гел шигырь, мәкалә язганга, баштарак аңа "Пушкин" дип кушканнар иде. Үзе дә каршы килмәде, Пушкин хәтле Пушкинның үзе белән чагыштырганнар икән, шәп бит инде!
Тик ул кушаматка икенче урыс үзен лаек санады, Габделхак белән 1-2 тапкыр юллары да кисеште, ул да яза, җырлар яза, гитарада уйнап, үзе язганнарны башкаларга тыңлата. Исеме дә Александр җитмәсә! Бер кичне Габделхакны куркытырга дип, камерага да килеп керде 2 шестеркасы белән. Әмма Габделхак бөтен акылын җыеп:
- Мин никак Пушкин була алмыйм, мин татар бит! Саша, син шәп тә язасың, охшаган да! - дип, ярсып килеп кергән зекның кикриген шиңдерде.
Габделхак Мәрҗәннең фотосын күзләренә, битенә куеп алды, иреннәрен хатынның маңгаена тигезде дә, сурәтне кабат куен кесәсенә тыгып куйды.
Тракторы бер сулышта кабынып китте, югыйсә, зеклар бу анда эшли алмыйча, теңкәләре корып бетә иде. Тыңламый аларны трактор, ә Габделхакны тыңлый! Сеңлесе Гөлләрия нишләп шалтыратмый икән инде, киләме Мәрҗән, юкмы очрашуга?
Ир күккә күтәрелеп карады, әйтерсең лә, әкрен генә ут-ялкыннарын сибеп, анда күтәрелеп килгән кояш җавапны белә иде. Кояш иргә серле генә итеп күз кыскандай тоелды. Димәк, Мәрҗәне киләчәк! Габделхак бригадир Сергей кушкан урынга китте.
Өмет кошы килгәнче, тизрәк эшләрен бетерәсе, юынып аласы, үзен тәртипкә китерәсе бар. Сынатасы түгел! Эш артыннан эшне табып кына тордылар.
Төшке ашка кадәр ярты сәгать вакыт бар икән әле.
Ирнең сынып, кабат ялганган уң аягындагы җөйләр тартышып куйды. Күңел көтү ләззәтенә коенып җырлады:
Очрашканда кочып
иңнәреңнән,
Рәхмәтемне сиңа
әйтермен.
Иркә кысып, битләреңнән
үбеп,
Мин яратып сине сөярмен.
Рәхмәтлемен бары бер
Ходайга
Биргәненә сине дөньяда!
Юлларыма минем чыгуыңа,
Бәхет бирүеңә назларда.
Ир хыялланды, беравык күзләрен йомып, татлы хыялга талды. Рөхсәт итәрме Мәрҗәне битләреннән, кулларыннан үбеп, бу күңел хисләрен тапшырырга?! Билгесезлек ирне тагын да ымсындыра, очрашу мизгелен якынайту теләге мизгелләрне саный.
Гөлләрия ирен ашыктыра:
- Төшке ашка кадәр абый янына барып җитәргә кирәк! Бергә төшке аш ашасак, аның дә китек күңеленә нур кунар.
Мәрҗән дәшми, дәшәрлекмени соң хәле?! Ни дияр ул Габделхакка, хатынның кулын сораса, никах турында сүз кузгатса? Тоткынга ярдәм итәргә үз-үзенә сүз беркетеп куйды да бит, ир бер сүз әйтүгә "Мин риза" дисә, тоткын ир "Бу хатын бигрәк ир-атны тансыклаган икән, карале нинди атлыгып тора", димәсме? Ә каршы килсә?
Болай да тормыш, язмыш тарафыннан кыйналган, әллә ничаклы сынаулар кичкән ирнең соңгы өметен өзмәсме?
- Тагын 5 минутлык юл калды, Мәрҗән апа! - Гөлләрия хатынны уйларыннан, меңләгән сораудан аерды. - Хәзер барып җитәбез. Мәрҗән апам, абыема бер дә каршы сүз әйтмәгез, зинһар өчен, күтәрә алмас йөрәге.
Мәрҗән дәшмәде. Алда тимерчыбык белән уратып алынган биек коймалы төрмә күренде. Машинаны төрмә алдындагы махсус урынга куйгач та, хатыннар машинадан төштеләр. Мәрҗән иртән генә пешереп, 2-3 кат тастымалга чорнаган өчпочмагын кулына алды. Гөлләрия ире белән бергәләп, үзләре алган күчтәнәчләрен күтәреп, капкага юнәлделәр. Хатын алар артыннан.
Кияүләре капка янында вахтада утырган ир-атка нидер аңлата бугай. "Нишләп кертмиләр икән? Кияүләре әйләнеп килде:
- Мәрҗән апа, Габделхакның кеме дип сорыйлар?
Хатын аптырап калды. Чыннан да, тоткын иргә кеме соң ул? Хатыны түгел, сөяркәм дияр идең, бергә кунганнары юк, туганы түгел.
Гөлләрия иренә күз кысып куйды. Кияү ымны бик тиз аңлады. Кабаттан кереп китте дә, бик тиз генә әйләнеп тә чыкты:
- Рөхсәт иттеләр, әйдәгез! Хатыннар аның артыннан төрмә вахтасы аша узып, озын коридорга килеп чыктылар. Дежурный килүчеләрне 2нче бүлмә турында туктатып, ишеген ачып җибәрде. Анда Габделхак әрле-бирле йөренеп тора. Мәрҗәннең кулыннан поднослы төенчеге чак төшеп китмәде!
Инде ничә айлар үзенә шигырьле хатлар язып торган ирне ул нәкъ шулай күз алдына китергән иде. Өстенә кигән яшел шакмаклы күлмәге аша аның да ничек дулкынлануын күкрәгенең бер күтәрелеп, бер төшеп китүеннән шәйләп була иде.
Башына кигән җыйнак кына түбәтәе дә Мәрҗәннең күңеленә бик якын булып китте.
Ишек янындагы дежурный:
- Ирне хатыны белән калдырыйк, сез чыгыгыз! - диде Гөлләрия белән кияүгә карап.
Мәрҗән ни дияргә белми, Габделхак та дулкынлана. Менә ничә айлар буена көтелгән тансык очрашу! Менә алар бүлмәдә икәү генә! Әлеге очрашуны күз алдына китереп, ничә төннәр йоклый алмый газапланган ике йөрәк - тынсыз!
Тоткын ир үзен башлап кулга алды:
- Мәрҗән, исән-имин килеп җиттегезме? - дип, күрешергә ике кулын сузды.
Хатын төенчеген өстәлгә куйды. Шомырт кара күзләре иргә төбәлде:
- Әйе, Алланың рәхмәтләре белән килеп ирештек. Исәнме, Габделхак!
Карашлар очрашты. Сагыну катыш якын итү, алай гына да димәс идем, ярату тулы күз карашларында әйтеләсе килеп тә, әлегә авыздан чыкмаган сүзләрнең олылыгы яшеренеп ята. "Ярабби, бу Габделхакның күзләре нинди моңсу, карашлары ай-һай тирән!" дип уйлады Мәрҗән. "Мин көткән, уйлаганнан да сөйкемлерәк, нурлырак икән бу Мәрҗән!" дигән уйлар сызылып китте ирнең уеннан. Куллар кулга кагылды, бүлмә тынлыгында ике гашыйкның йөрәк тибеше генә ишетелеп тора. Габделхак Мәрҗәннең ут бөркеп торган кайнар кулларын көрәк чаклы учына алды да, бармак очларыннан үпте:
- Бу көнне җиткерү өчен таулар күчерергә дә әзер идем мин, өмет кошым!
- Мин дә! - дип кенә әйтә алды хатын.
Тоткын Мәрҗәннең иң- башларыннан җиңелчә генә кочып куйды. Мәрҗәннең тәне инде күптән наз тәмен оныткан - дерелдәп, калтыранып куйды.
- Курыкма, курыкма, Мәрҗәнем! Мин сине рәнҗетмәм. Беләсең бит, мин бар җаным-тәнем белән яратам сине! Ә яраткан кешеңне рәнҗетеп буламыни?! Юктыр! Яле хәлләреңне сөйләп җибәр, ничек яшәдең соңгы көннәрдә? Бу 2 көндә шалтырата алмадым бит сиңа, тавышыңны шундый сагындым, шундый сагындым! - диде Габделхак.
Мәрҗәннең эченә җылы керде, тартынуы азрак басылды сыман.
- Габделхак, нишләп хатының диде ул кизү торучы, мин аңламадым әле?
- Хатыным мине күрергә килде дип үзем әйттем, юкса, сине монда кертмәсләр иде, Мәрҗәнем! - Син минем хатыным булырга ризасыңдыр бит?
Бүлмәдә тынлык урнашты. Беравык икесе дә дәшми тордылар. Аннары Мәрҗән оялып кына:
- Ничек әйтергә дә белмим инде, Габделхак, әгәр син тартмаска, эчмәскә, сугышып йөрмәскә сүз бирсәң, бәлки әле уйлап карармын, - диде иргә, икеләнергә урын калдырмыйча.
- Өметем, өмет кошым, син бит мине бу тимерчыбыклы кысан камерадан якты дөньяга - бәхетләр көтәчәк илгә алып чыктың! Тагын 5 айдан минем иреккә чыгар көнем җитә. Габделхак тамагын кырып куйды. Бик дулкынлана, әйтер сүз йомгагының очын таба алмый газаплана иде ул. - Мин моннан чыгуга, синең белән никах укытып бергә яшәвебезне телим. Минем беләкләрдә әле көч җитәрлек, җаным, матур итеп йорт торгызырбыз, эшләрмен, менә күрерсең. Гөр килеп яшәрбез, Алла боерса!
Үзе бер тапкыр да намазын калдырмаган, дини вәгазьләрдән күңеле эреп, сафлана торган Мәрҗәннең ир "Алла" сүзен кыстырып әйтүгә, тагын да җанына рәхәт булып китә. "Ходаем, Габделхакны да дин юлына бастырырга ярдәм итсәң иде, бергә-бергә намаз укыган көннәребезне күрергә язсаң иде", дип теләк тели иде хатын.
Алар күпме шулай хыялланып утырган булырлар иде - бүлмәгә Гөлләрия белән Инсаф килеп керде.
- Абыем, әллә Мәрҗән апа сине тәмле күчтәнәчләре белән сыйламадыдамы? - дип, әңгәмәне сеңелләр өзде.
Кунаклар үзләре алып килгән ризыкларын өстәлгә тезделәр. Тастымалны сүтеп җибәрүгә, бүлмәгә тәмле өчпочмак исе таралды. Габделхак Мәрҗәннең уңган кулларын мактап, өчпочмакны аеруча яратып ашады. Мәрҗән төрмәдәге чисталыкка, намаз бүлмәсендә бөтен шартын китереп намаз укырга мөмкинлекләре булуга таң калды. Комганына чаклы куйганнар икән! Йөрәгендә йөрткән бар теләкләрен намаз аятьләренә кушып укыды ул.
Санаулы вакыт тиз уза. Күрешергә рөхсәт ителгән 2 сәгать вакыт бик тиз узып китте. Туганнарына, Мәрҗәненә атап язган яңа шигырьләрен дә укыды ир. Мәрҗәндә Габделхакның фотосы юк иде. Тоткын төрмәдәге иптәшеннән үзенең сурәтен ясатып алган иде, Мәрҗәнгә иң матур теләген язып шуны бирде.
Мәрҗән ак кәгазьгә гади карандаш белән ясалган сурәтне бик ошатты. Рәсемнән аңа бераз елмаебрак Габделхак карап тора иде. Сурәтне әйләндереп анда язганнарны укыды:
"Көт син мине, Мәрҗәнем!
Еллар үтте, олыгайдык диеп,
Ялгышмаска иде гомердә!
"Мәхәббәтнең яше булмый"
диләр,
Ул яшь һаман йөрәк - күңелдә!
Габделхагың".
Машина кайтыр юлда инде ашыкмый. Мәрҗәннең уй-хыяллары белән бергә төрмәнең үзләре булган Габделхаклы бүлмәсендә эленеп калды. Биш ай! Һәр айда 30 көннән дә 150 көн бит ул, әле арада 31 көнлесе дә бар. Түземе җитәр микән Мәрҗәннең?
Габделхакның кул җылысы калган учларын күкрәгенә куйды. Колак төбендә ирнең "Көтәрсеңме?" дигән сүзе яңгырый да яңгырый.
Мәрҗәннең иреннәре дерелдәп кысыла: "Көтәрмен, көтәрмен мин сине, җаным!"
АЛТЫНБИКӘ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев