Куады авылының хоккейга гашыйк Ак әбисе
Татарстанның иң өлкән хоккей җанатары – унынчы дистәне вакланган Мөнәздилә Хафизова без килгәндә телевизор каршысында чираттагы матчны карарга дип телевизор каршысында басып тора иде.
«Бәләкәйдән физкультура дәресен, хоккейны яраттым. Хәзер дә хоккей матчларын карап барам», – диде ул. Аның көне балалары, оныкларына, авылдашларына изге теләкләр теләүдән һәм әрбахларга дога укудан башлана. Аннары биш вакыт намаз. «Шәһри Чаллы» һәм башка газеталарны көтеп алып, кызы белән бергә яратып укыйлар икән. «Шәһри Чаллы»ның эчтәлеге көннән-көн яхшыра. Район газетасына кадәр Чаллы хәбәрләрен алдан ишетеп бару рәхәт. Район авылларын хәзер бик белмим, Чаллы кешеләре танышрак, якынрак. Телевидение программасы да әйбәт. Әле күптән түгел генә авылдашыбыз, чәчәк үстерүче Фәйзенур газетада кайтты», – диде язмам герое.
Түбән Суыксу авылы кызы Мөнәздилә Мөхәммәтша кызы Хафизова Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, дипломлы алгач, Куадыга укытучы булып килә. Бүген бу авыл аның өчен иң кадерле урын, тырыш, бердәм халкы исә туганнары кебек якын. Куадыга килен булып төшкәннән бирле ничәмә-ничә буын кешегә белем һәм тәрбия биргән мөгаллимә янына инде үзләре күптән әби-бабай булганнар: «Апа, ни хәлләрең бар? Синең хәер-фатихаңны алырга дип кердем», – дип күчтәнәчен, хәерен китерәләр. Ак әби аларга изге догаларын укый. Унынчы дистәне вакласа да, аның зиһене, хәтере искитәрлек. Күпләр Мөнәздилә Хафизова ярдәмендә үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзегән, туганнарын, дусларын тапкан. «Әни авыл елъязмасын алып бара – туучылар һәм үлем-китемнәрне яза торган амбар кенәгәсе бар. Анда авылга кагылышлы кирәкле мәглүматлар бар. Ул шул дәфтәрен алып, исән кешеләргә изге теләкләр тели, ахирәткә күчкәннәренә дога кыла. Авыл халкы догалы. Бездә тәртип бозучылар юк. Читтән килеп яшәүчеләр дә моңа соклана. Авылдашларыбыз әдәпле-әхлаклы икән, монда әнинең һичшиксез өлеше кергән», – ди үзе дә лаеклы ялга чыкканчы Чаллы мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Тәнзилә Хафизова. – Әти белән әни бик тату яшәделәр. Аларның мөнәсәбәтләренә таң калырлык иде. Әти гомере буе колхозда икътисадчы булды. Алар безне – ике кызны тәрбияләүгә, укытуга зур игътибар бирделәр. Икебез дә КДУны тәмамладык. Әни зур гаиләгә килен булып төшкән. Аны әби белән бабай, каенсеңелләре бик җылы кабул иткәннәр», – ди. Мөнәздилә апа: «Мин бу гаиләгә унынчы кеше булып килдем. Бианам-биатам үз балаларыннан ярма бөртеге хәтле дә аермадылар. Алар кебек изге күңелле кеше дөньяда бик сирәктер. Каенсеңелләрем белән бертуган апалы-сеңелле кебек дус булдык», – ди.
Юлга, армиягә китүчеләргә, укучыларына, аларның балаларына һәм оныкларына хәер-догада тора, барысын да фатихасын биреп озата Мөнәздилә әби. Укучылар турында сүз чыккач күңелендә уелып калган бер вакыйганы искә төшерде ул.
– Мәләкәс авылына укытучы һәм бер үк вакытта мәктәп директоры итеп эшкә җибәрделәр. Шул авылның Парамонов фамилияле укучымның әнисе, тол хатын, уку елы тәмамланганда мәктәпкә килгән. «Апа, улыма көтү көтәргә рөхсәт ит. Югыйсә, ачтан үләбез. Ичмасам, кич белән өй буенча тамагын туйдырып исән калыр», – дигән күп балалы ана. Ире сугышта һәлак булган, ашарларына-киярләренә юк. Башымда төрле уйлар, укучыны чыгарылыш имтиханнарыннан азат итәргә ярамый. Моны РОНОда белсәләр рәхмәт әйтмиләр. Шулай да, тәвәккәлләп, Николайга көтү көтәргә рөхсәт бирдем. «Тик имтихан көнендә соңга калмыйча сынавын тапшырырга килсен», – дидем. Булдырды, имтиханын әйбәт тапшырды. Аның туганы Варвара белән аралашып тордык. Үзе белән генә сөйләшеп булмый», – ди Мөнәздилә апа.
Мөнәздилә апаның горурланырлык укучылары бихисап. Аның юлыннан китеп хөрмәтле укытучылар булганнары да илледән артык, табиблар, китапханәчеләр дә шактый. Спортчылар – Фәрит Сөйләманов, Мисхәт Камалетдинов, Ирек һәм Илгиз Мәҗитовлар, академик Котдус Дәүләтшин, очучы Наис Галиуллин... Авылда яшәүче укучысы Ильяс Гуссамов кыш буена капка төпләрен кардан чистарткан.
Мөнәздилә апаның бәрәкәтле гомерле булуының серенә аның белән сөйләшеп кайтканнан соң үзем дә төшендем. Нурлы, сөйкемле, изге күңелле, тормыштан зарланмый торган кеше ул. «Әни – бик позитив кеше. Зарланмый һәм зарланганнарны да яратмый. Ул яше шактый булса да, заман белән бергә атлый. Ноутбук белән дә дус – дини сайтларны ачып үзенә кирәген укый. Спорт программаларын ярата. Аеруча хоккейга гашыйк. Яңалыкларны да шуннан укый, илдә-көндә булган вакыйгалар белән дә кызксынып, танышып бара», – ди Тәнзилә апа.
Язмам герое футбол, хоккей дөньясындагы яңалыклардан да хәбардар. Тәнзилә апа хоккей уеннары башланганда сайттан кайчан кемнәр, кайсы спортчы нинди номер астында уйнавын әнисенә язып бирә икән. Хәер, Мөнәздилә әби кайсы сезонда кемнең ничә гол кертәнен дә хәтерли. Күренекле хоккейчыларны да яхшы белә. «Гомерем буе «Ак барс» командасы өчен җан атам. Менә Ткачев өчен борчылдым әле. Ул бит «Ак барс»та үсте. Аны командадан алуларына борчылдым», – ди. Фигуралы шуу, хоккей һәм футбол буенча уен кагыйдәләрен спорт комментаторлары кебек яхшы белә, дөрес итеп аңлата. «Яңа Мусабай авылында яшәүче сеңелесе Мөнҗия дә хоккейга гашыйк. Кичтән хоккей карасалар, иртән матч буенча фикер алышалар. Казыйларны, тренерларны да дөрес эшләмәделәр дип орышкан вакытлары була. Әле ярый алар әбиләрне ишетми», – дип шаяртты Тәнзилә ханым.
«Мөнәздилә апа – Куадының изге күңелле, авыл халкын догалары белән саклап торучы фәрештәсе. Берүк сәламәт булсын. Юл безне догалары белән каршы ала, озатып кала. Бу авылда халык бердәм, гади,тырыш, ярдәмчел, кунакчыл. Аларны матур сыйфатларын тасвирлап бетереп тә булмый. Биредә бар эшне үзләре белеп башкара торган кешеләр яши. Монда һичшиксез гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөнәздилә апаның өлеше бик зур. Күз тимәсен, аның кызлары Тәнзилә белән Рәзинә дә бик шәфкатьлеләр, әниләрен саклап кына торалар. Икесе дә эшләрендә дә хөрмәтле булдылар. Бүгенге көндә Тәнзилә апа әнисе янында яши. Алар берничә газета яздыралар. «Шәһри Чаллы»ны бүләк иткән идем, яратып укыйлар. КАМАЗ төзелеше елларында завод эшчеләрен бу авыл кешеләренә яшәргә керткәннәр бит. Шуңа күрә авылда яшәсәләр дә, алар шәһәрдәге яңалыклар белән кызыксыналар. Газета алган көнне аларның сөенүен күрү үземә дә рәхәт. Почтальон Оркыя Зыятдинова газеталарны көнендә китереп бирә. Аңа Аллаһының рәхмәте яусын. Бу авыл халкы бик күпләргә үрнәк», – ди Чаллыда яшәп, Куады халкының сәламәтлеген ныгытучы Сарман кызы Миләүшә Фәрдиева. Куадыга барып кайткач, мин аның һәр сүзе белән килештем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев