Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кукмараның полиция хезмәткәре «Безнең заман» республика фестиваленең финалына чыкты

Гала-концерт 30 ноябрь көнне «Пирамда»да узачак

 Кукмараның полиция хезмәткәре Эдуард Асапов «Безнең заман» республика фестиваленең зона этабында «Музыка» номинациясендә беренче урынны алды. Бу хакта район газетасы яза.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә шәхси состав белән эшләү буенча төркемнең өлкән белгече, кече лейтенант Эдуард Асапов „Безнең заман“ республика фестивалендә катнашты. Ул бәйгенең зона этабында „Музыка“ номинациясендә беренче урынны алды», — дип хәбәр иттеләр полициядә.

Призлы урын алучылар, 27-28 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашып, Гран-при өчен көрәшәчәкләр. Абсолют җиңүченең исеме 30 ноябрь көнне «Пирамда»да узачак традицион гала-концертта билгеле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев