Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кул эшләре сәламәтлек өчен файдалы

Кул эшләре белән мавыккан кешеләр даими рәвештә нервларга "массаж" ясап торалар. Шул массаж бөтен организмга уңай йогынты ясый.

Бәйләм бәйләү - баш, мускуллар авыртканда ярдәм итә, теш сызлауны баса.

Чигү - колакларны, җенси органнарны, ашкайнату процессы бозылуны дәвалый.

Макраме үрү - йөрәк, бөер авырулары вакытында ярдәм итә, мускул спазмнарын җиңеләйтә.

Бисерлар белән булашканда йокысызлык, зиһен таркаулыгы, игътибарсызлык, тын юллары сырхаулары артка чигенеп тора.

Тегү - кул буыннарына һәм күзләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Шулай ук баш миендә кан басымын нормага китерә.

Агачта яндырып рәсем ясау - нервларны тәртипкә китерә, ашказаны җәрәхәтләрен, ашказаны асты бизен, унике илле эчәкне дәвалаганда булыша, көзән җыеруларны азайта, кан басымын нормальләштерә.

Кул эшләре шифасын күреп торасыз, шуңа күрә рәхәтләнеп кич утырып, күңел ятканын сайлап: бәйләгез, чигегез, тегегез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев