Кул хезмәте арзанайганнан арзаная
Үз эшенең осталары, алтын куллы кешеләр турында халык белергә тиеш. Алар турында язарга кирәк. Әмма арада шундый күп алар. Кайберләрен мактап язуы авыррак. Бигрәк тә мактарлыгы чамалырак булганнар хакында. Өстәргә, бизәргә туры килә... Язманы тәмамлап, тагын бер тапкыр укып чыккач, үзең үк тел шартлатасың кайчак: кара нинди уңган-булган кеше икән...
Үз эшенең осталары, алтын куллы кешеләр турында халык белергә тиеш. Алар турында язарга кирәк. Әмма арада шундый күп алар. Кайберләрен мактап язуы авыррак. Бигрәк тә мактарлыгы чамалырак булганнар хакында. Өстәргә, бизәргә туры килә... Язманы тәмамлап, тагын бер тапкыр укып чыккач, үзең үк тел шартлатасың кайчак: кара нинди уңган-булган кеше икән бит бу! Хуҗа Насретдин үз ялганына үзе ышанган кебек...
Ә бар шундый кешеләр - алар турында яза башласаң, хәрефләр үзләре үк тезелеп ак биткә менеп кунаклыйлар. Ул хәрефләрне туктатып-тыеп та булмый хәтта. Бармакларың гына өлгерсен. Сәбәбе гади - берни уйлап чыгарасы түгел, ничек бар шулай яза торган.
Кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән халык. Азат Җиһаншинда ул - җитмеш бер. Чаллы егете - ун еллап инде автокалада үз гаиләсе белән яши. Хатыны Зөлфия белән ике малай үстерәләр. Белеме - югары, бөтенләй башка тармак булуга карамастан, авырлыгыннан курыкмыйча, никтер, төзү эшен сайлаган. Төзү дигәндә, асылда, бинаның эчен ремонтлау турында сүз бара. Агач егып бура да бурый, түшәмен дә тигезли, идәнен дә җәя, дивар-тәрәзә яннарын штукатурлап та бирә. Соңгысы буенча аеруча тиңнәр юк үзенә. Моннан ун ел элек Чаллы шәһәрендә алман технологиясен кулланып, махсус җайланма-машина ярдәмендә гипс белән диварлар штукатурлауны башлап җибәрүчеләр рәтендә ул. Технологиясен үзлектән җентекләп укып, өйрәнеп... Бер тотынуда күпләп, меңәр-меңәр квадрат метрлы мәйданнарны штукатурлый. Монда тизлек белән сыйфат игътибар үзәгендә. Гадәттә, фатирында ремонт ясатучы яисә яңа йорт салдыручы кеше икенең берсен сайларга мәҗбүр. Сыйфатлы, кыл кебек тигез, шома диварлар кирәк булса, вакыт ягы җәелә, тиз кирәксә - сыйфаты әзме-күпме аксый. Әлеге ике күрсәткеч арасындагы "мөнәсәбәт" саесканның койрыгы белән башы арасындагы кебек. Берсе купса, икенчесе чәпелдәп килеп ябыша. Ә менә Азат әфәнде, ничектер, икесен дә берьюлы куптара! Шундый сыйфат белән һәм шундый тизлектә ничек эшлиләр - исең китәр. Белгән-күргәннәр аптырыйлар, һич аңлый алмыйлар: мөмкинлек чигеннән уза торган тизлек чөнки. Күргән кеше сөйли, күрмәгәне ышанмый: «Бер атна эчендә бер-бер артлы ике катлы ике зур йортның стенасына маяклар куеп, кыл белән тарттырып, көзге кебек ялтыратып киттеләр!" - ди күргәне. «Кит инде, сөйләмә юкны, бер атнада, күп дигәндә, бер бүлмәне тигезләргә була алай!" - ди күрмәгәне. Шулай да чакыртып карый. Дусты киңәш итә бит, начарлык теләмәс. Өч көндә бөтен эшен эшләп китәләр - күзе маңгайда тегенең. Ничек?!
Тәҗрибәле прораблар да шакката кайчак. "Мең квадрат метр стенаны бер атнада штукатурладылар!" - дип сөйли берсе икенчесенә. Икенчесе кул гына селти: «Алар бер атнага мең квадрат метр стена штукатурласалар, мин ракетага атланып ике тапкыр галәмгә очтым дип санагыз алайса", - ди. Бер атна вакыт уза - әле җиде көн элек кенә киртле-киртле кирпеч-ташлы шәрә стеналар "киенгәннәр-төренгәннәр" - көзге кебек шоп-шомалар: 1 мең квадрат метр күзәнәге күзәнәгенә штукатурланган! Прораб китә ракета эзләп... Оттыргансың икән, атланасың да очасың инде, иптәш!
Очуын очмый, билгеле, әмма телен тешли инде.
Нигездә Азат әфәнденең командасы (нигездә биш кеше инде алар) үз эшләрен тәмамлаганнан соң заказчының әйтер сүзе табылмый. Ә нәрсә дип әйтергә соң андый эшчеләргә? Мактарга ярамый аларны, киресенчә, кимчелек эзләргә кирәк - ничек тә бәяне төшертергә. Мактап сүз әйтсә, бер тиен дә төшертә алмаячак бит. Шуңа да авызы ачык, ә сүз чыкмый. Бәягә әллә ни исе китмәгәннәр исә: "Каты эшлисез, егетләр" - дип өч сүз белән генә мөһерен сугып куя. Дөресе шул бит - каты эшлиләр...
Авыррак чор кичерәбез. Төзү эшләре базарында бүген эшләр хөрти. Беренче чиратта төзеп, ремонт ясап гаиләсен туендыручы кешеләр өчен авыр вакыт. Бүген Чаллыда ремонт эшләре белән шөгыльләнүче оешмалар күп. Кирәгеннән артык күп хәтта. Шуңа кайберәүләр чит шәһәрләргә, чит төбәкләргә чыгарга мәҗбүрләр. Юл чыгымнарына да түзәргә ризалар. Заказчы тору урынын да кайгыртып куйса, дөньялары әзрәк түгәрәкләнеп китә. Тик ул "түгәрәкләр" бик сирәк тәти үзләренә. "Әле бер ай элек кенә Самарага барып палаткада торып кайттык", - дип сөйли Азат кебек үк ремонтлау эшләре белән шөгыльләнүче Разил исемле егет. Артык акча сарыф итәсең килмәсә, җәй ае ул яктан уңайлы, билгеле. Берәр аланга керәсең дә палаткаңны корып кереп ятасың.
Балкон тышлаучы егетләр ни сөйли? Озынлыгы 5-6 метрлы балконнарны, мәсәлән, Чаллыда 10 мең тәңкәгә тышлыйлар, башкалада - 15 мең тәңкәгә. Барып кайтучылар да бар. Юлга мең ярым китсә, өч мең ярым отачаклар дигән сүз бит.
Фатирларында тулысынча ремонт ясарга теләүчеләр бүген нык кимегән. Бәясе дә шактый төшкән. Элек 400-500 мең сумга еврокалыплар буенча ремонт ясап бирсәләр, бүген 150-300 мең тәңкә арасына сыешырга тырышалар. Ике-өч бүлмәле фатирлар турында сүз бара монда. Материалларны да арзанракларны сайлый халык, эшен дә кыйбатка эшләтәсе килми. Эзли торгач, барыбер арзанлысын таба. Тик менә сыйфат мәсьәләсе генә...
Әйе, бүген, хезмәтләр чагыштырмача кыйммәт түгел. Тауары кыйбат, кул хезмәте арзан. Ә ул кул хезмәте ияләре - эшче көчләр, ахыр чиктә, әлеге дә баягы гади халык бит инде. Таякның авыр башы янә аларга төшә дигән сүз.
Плитә ябыштыру бәяләрен чагыштырыйк. Үз эшенең осталары сөйли: ике ел элек кенә квадрат метры 300-350 тәңкәдән булган, хәзер менә 200 гә дә эшләп йөриләр.
Штукатур бәяләренә килгәндә, анысының квадрат метры ике-өч ел элек 300 сум булган, бүген 190нан алып 250 сумга кадәр - аерма сыйфатына карап, билгеле. Аннан да арзангарак тәкъдим итәләр икән, әйтик - 150 сумга, бу очракта яхшы сыйфат көтү мәгънәсезлек. Әгәр сыйфат мөһим булмаса, рәхим итеп, шул бәягә дә чакыртып диварларны "сылатып" чыгарга мөмкин.
Гаҗәпләнерлек әйбер юк, халык булдыра алганча акчасын кысып тота. Күбесе булган искесендә яшәп торырга мәҗбүр, замана-тормышлар яхшырган елларны көтәләр. Ремонт зур чыгымнар сорый чөнки. Эшсезләр шәһәр тулы, алар барысы да актык чиктә шул төзү эшләренә барып ябыша. Шуңа да өч кешенең икесе төзүче бүген: йә ул ут кертә, йә кирпеч өя, йә кулына "штыковой" көрәк тотып измә болгатып булса да тора. Шулар арасыннан чынлап торып үз эшенең осталарын табу кыенрак. Бүгенге көндә икеләтә-өчләтә кыенрак. Эш сыйфатын аера белмәгәннәргә генә пошынырга кирәкми - алар ул яктан бәхетле. Ә менә тигезне тигез түгелдән аера белгәннәргә уйларга җирлек бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев