Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кулланучы кәрзине 5%ка артырга мөмкин

Бәяләр башка азык-төлеккә караганда иткә ныграк артырга мөмкин, дип җиткерә аналитиклар.

2019 елда кулланучы кәрзине 5 процентка кыйбатланырга мөмкин. Бу хакта “ Российская газета” яза.

2018 елның ноябрь мәгълүматлары нигезендә, азык-төлек товарларына бәяләр 3,9 процентка үскән.

Бәяләр иң нык арткан азык-төлек шикәр (23,4 процентка), йомырка (13) һәм ит (8,4) булган.

Аналитик фикеренчә, яңа елда ит продуктларына бәяләр 15 процентка артырга мөмкин. Шикәргә бәяләр шулай ук үсәчәк, әмма ул 10 проценттан артмас, дип белдерәләр.

Ипи, ярма, сөт, яшелчә, җиләк-җимешкә бәяләр 5 проценттан артмас, дип йомгаклаган басма әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев