Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вероника Лазарева: «Кулларсыз-аякларсыз булсам да, басып җырладым»

Аны Андрей Малахов сәхнәгә күтәреп чыгарды.

Шушы көннәрдә элеккеге шәһәрдәшебез, тумыштан аяк-кулсыз Вероника Лазарева Россия-1 каналында Андрей Малахов тапшыруында катнашты. Алып баручы аны күтәреп, сәхнәгә алып чыкты. 

“Мин беренче тапкыр басып җырладым. Бик икеләнгән идем, әмма чит кешеләр кайчакта синең мөмкинлекләреңне күреп, канат куя белә икән. Андрей Малахов белән 18 елдан соң кабат очрашу, «Йөрәктә мәхәббәт яшәсә» дигән җырны башкару мине тагын да дәртләндерде. Бу бик тетрәндергеч булды. Мин хәзер дә шул хисләр белән янып йөрим, – дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Вероника Лазарева. 

Исегезгә төшерәбез: кыз 7 яшенә кадәр Чаллы ятимнәр йортында тәрбияләнде. Вокал, рәсем ясау буенча төрле бәйгеләрдә җиңде. Моннан берничә ел элек аны әнисе үзенең гаиләсенә алды. Мәгълүм булганча, ул аны тугач та бала табу йортында калдырып чыга. Хәзерге вакытта инде кыз әнисе белән Казанда яши. Вероника «Татарстан энҗесе» бәйгесендә катнашып, үзен җырчы һәм көйләр язучы итеп тә танытты. Шуннан соң аны Россия каналлары да күреп алды, аны тапшыруларга чакыралар.

Фото шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев