Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күренекле музыкантлар катнашында бушлай концерт

Фестивальдә Россиянең күренекле музыкантлары белән бергә Чаллы оркестры да чыгыш ясый.

Бүген Алабугада ачык һавада «Алабугада җәйге кичләр» фестивале башлана. 

Алабуга музей-тыюлык генераль директоры Гөлзада Руденко әйтүенчә, фестивальдә катнашучылар ел саен алышынып тора. «Быел әлеге мәртәбәле чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт академия симфония оркестры чыгыш ясый.  Махсус кунагыбыз – РФ халык артисты, Щукин исемендәге театр училищесы ректоры Евгений Князев. Пианистлар да күп (алар арасында Варвара Мягкова, аның моңа кадәр дә килгәне бар), гобойда – Алексей Балашов, танылган скрипкачы Павел Милюков һәм Мәскәү, Санкт-Петербургтан фольклор коллективлары бар. Искиткеч матур чарага шһәрдәшләребезне дә чакырам», – диде Гөлзада Рәкыйповна. 

Әлеге дәрәҗәле чарада ТР камера оркестры, Игорь Лерман оркестры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, мәсәлче, режиссер, актер Влад Маленко, танылган «Horizons» коллективы, Екатеринбургтан джаз төркеме һәм Казанның рок музыкантлары төркеме дә катнаша.

Фестивальнең төп кунагы – Эмир Кустурица. Ул «Алабугада җәйге кичләр»гә 1993 елда Белградта оешкан «The No Smoking Orchestra» серб гараж рок төркемен алып килә. Танылган режиссер бу коллективта гитарачы сыйфатында чыгыш ясый.

Фестиваль 2 июльгә кадәр «Шишкин буалары» мәйданында дәвам итә.  Концертлар 18 сәгать 30 минутта башлана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль бушлай концерт