Ул бик күп спортчылар тәрбияләде.
Кайгылы хәбәр килеп иреште: илебез спорт тарихында тирән эз калдырган күренекле тренер Фоат Нуретдинов вафат булды.
Ул 1938 елның 1 ноябрендә Чистай районы Нарат Елга авылында туган. Казан Дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлаган.
Спортчы буларак спортның 10 төре буенча 1968 елда СССРның спорт мастеры нормативларын үтәгән. 1959-65 елларда ТАССР чемпионы булган.
1964 елда Курганда җиңел атлетика буенча тренер булып эшләгән.
1975 елда Чаллыга кайткан: 3нче балалар спорт мәктәбе, "Строитель» стадионы директоры булган.
1981 елдан тренер-укытучы вазифасын башкарган, Татарстан Җиңел атлетикм федерациясен җитәкләгән. Өлкән укытучы, җиңел атлетика кафедрасы доуенты дәрәҗәсенә ирешкән
Фоат Шәйхетдинович РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры исемнәренк лаек булды. Бик күп күренекле спортчылар тәрбияләде. Алар арасында кызы, 1992 елгы Олимпия чемпионы Лилия Нуретдинова да бар. Лилия 1991 елда 800 метрга йөгерүдә - дөнья чемпионы 1992 елда 4×400 метрлы дистанциядә Олимпия чемпионы булды.
Чаллының спорт тарихына Фоат Нуретдинов исеме мәңгегә язылды. Урыны җәннәттә булсын.
Нет комментариев