Бу 2039 елда булачак.
Татарстан мөселманнары 2039 елда Корбан бәйрәмен бер ел эчендә ике тапкыр билгеләп үтәчәк. Бәйрәмнең беренче көне – январь, икенчесе декабрь аена туры килә. Моның сәбәбе – ислам календаренең Кояш календареннән якынча 11 көнгә кыскарак булуы. Шуңа күрә мөселман бәйрәмнәре ел саен алдагы елга карата 10–11 көнгә иртәрәк килә.
Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә үткәрелә. 2039 елда бу көн якынча 6 январьга һәм 26 декабрьгә туры киләчәк. Татарстанда Корбан бәйрәме рәсми ял көне санала. Аның төгәл датасы ел саен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдиме нигезендә билгеләнә һәм республика Рәисе тарафыннан раслана.
Нет комментариев