Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куркыныч матдәләр

Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе яңа төрдәге куркыныч наркотиклар барлыкка килүен хәбәр итә. Тарта торган "спайс"лар һәм синтетик "марка"лар куллану нәтиҗәсендә үлем очраклары да булган. Мәсәлән, Россиядә әлеге матдәдән 700дән артык кеше зыян күргән, аларның 30ы үлгән. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре республикада бу "эш" белән...

Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе яңа төрдәге куркыныч наркотиклар барлыкка килүен хәбәр итә. Тарта торган "спайс"лар һәм синтетик "марка"лар куллану нәтиҗәсендә үлем очраклары да булган. Мәсәлән, Россиядә әлеге матдәдән 700дән артык кеше зыян күргән, аларның 30ы үлгән.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре республикада бу "эш" белән шөгыльләнүчеләрне тоткарлаганнар. 23 яшьлек бер кешедән үсемлектән ясалган берничә дистә наркотик матдә алынган. Идарә экспертлары аның составында MDMB(N)-BZ-F психоактив матдә барлыгын ачыклаганнар. Аны берничә мәртәбә тарткан кеше якты дөнья белән хушлашырга мөмкин икән. "Үлем сатучы" әлеге матдәне наркотиклар кулланучыларга сатарга планлаштырган булган. Бүгенге көндә тикшерү эшләре алып барыла.

Наркополицейскийлар халыкны сак булырга чакыра: теләсә нинди наркотик матдә куллану үлемгә китерергә мөмкин. Наркотиклар сатып акча эшләүчеләрнең наркотикларның концентрациясен чама белән генә ясауларын истән чыгармаска кирәк. Аның нәрсәгә китерәсен беркем дә анык кына әйтә алмый. Яңа төрдәге MDMB(N)-BZ-F куллану комага яисә үлемгә китерә, диләр белгечләр.

Моннан тыш, Казанда көчле синтетик наркотик сеңдерелгән кәгазь кисәкләре - "марка"лар тарату очраклары да булган. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре бу эш белән шөгыльләнүче төркемне тоткарлаганнар. Әлеге төркем төрле югары уку йортлары студентларын берләштергән. Наркополицейскийлар ата-аналарны сак булырга чакыра, чөнки "марка"ны авызга кабып суыру нәтиҗәсендә төкерек һәм кан бик тиз зарарлана. Балаларның наркотик матдәләр куллану билгеләрен күрсәгез, кичекмәстән 273-43-45 телефонына шалтыратыгыз. Әлегә Чаллыда яңа төр "спайс"лар тарату очраклары теркәлмәгән, әмма хокук саклау органнары хезмәткәрләре шәһәрдәшләрне сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев