Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куркыныч туй йолалары

Дөньяда яшәүче күпчелек халыклар әлегә кадәр аерым туй йолаларына тугрылык саклый. Биредә без шулар арасыннан иң аптыраткан, гаҗәпләндергән 6 очрак турында сөйләмәкчебез. 1.Шотландия Шотландиядә кәләшне туйга бик җитди әзерлиләр. Булачак ир хатыны гаилә мәшәкатьләреннән, тормыш авырлыкларыннан, проблемалардан куркмасын өчен аны... агачка бәйләп куялар. Әгәр бу кәләш өлешенә төшкән бердәнбер түбәнчелек,...

Дөньяда яшәүче күпчелек халыклар әлегә кадәр аерым туй йолаларына тугрылык саклый. Биредә без шулар арасыннан иң аптыраткан, гаҗәпләндергән 6 очрак турында сөйләмәкчебез.
1.Шотландия
Шотландиядә кәләшне туйга бик җитди әзерлиләр. Булачак ир хатыны гаилә мәшәкатьләреннән, тормыш авырлыкларыннан, проблемалардан куркмасын өчен аны... агачка бәйләп куялар. Әгәр бу кәләш өлешенә төшкән бердәнбер түбәнчелек, дип уйласагыз, ялгышасыз. Арытаба аны дуслары, танышлары туктаусыз мыскыллый, ямьсез сүзләр әйтә. Ләкин ритуал моның белән генә бетми. Тагын да берникадәр вакыттан соң кәләш тарафына... чи йомыркалар, мал эчәгеләре, черегән помидорлар оча башлый. Чыдасаң чыда, чыдамасаң юк.
2.Самоа
Яңа өйләнешкән яшьләр өчен серле бер могҗизага тиң зөфәф төне биредә туган-тумачаның катгый контроле астында үтә. Алар төн буена каравылда тора. Кияү белән кәләш бик сак булырга, бер аваз да чыгарырга тиеш түгел икән. Әгәр туганнар аз гына тавыш, шау-шу ишетеп калсалар, кияүне алдан әзерләп куйган таяклар белән каезлаячак. Шуңа күрә Самоада кияүләр зөфәф төненә сугышка баргандай әзерләнә: тәннәрен пальма мае белән сылый. Шулай иткәндә, таяк тәннән шуып китә, бик авыртмый да.
3.Нигерия
Биредә кияүне тукмау белән бәйле тагын бер сәер ритуал сакланган. Бүләк биреп һәм акча түләп кәләшне сатып алу урынына кияү кәләшенең туганнары арасына баса. Тегеләре бар көчләренә кияүне дөмбәсли. Йодрыклар гына түгел, таяклар да, себеркеләр дә худка китә. Кияү үзен сакларга, ярдәм сорарга, тукмауларын туктатуны сорарга тиеш түгел. Бу тукмауларны сабыр гына үткәрә алган кияү үзенең кияүлеккә лаеклы кандидат булуын исбат итә.
4.ЮАР
ЮАРда татар-башкорт халкындагы кебек кәләшне урламыйлар. Аның каравы, ул үзе кияүне эзләп табарга мәҗбүр. Туйга җыелган кунаклар барысы бергә арыслан тавышы чыгарып ырылдый. Кәләш шул тавышлар арасыннан киявенең ырылдавын танырга тиеш.
5.Даур
Монголиянең бер провинциясендә даур исемле гаҗәп халык яши. Аларның гореф-гадәтләре бик үзенчәлекле, ә туй йолаларының берсе бигрәк тә аптырата. Туй мәҗлесе тәмамланыр, кунаклар табын артыннан кузгалыр алдыннан кәләш белән кияү икесе бер пычакка тотынып, тавык чалырга тиеш. Менә шундый туй торты. Арытаба хәлләр бөтенләй дә куркыныч киноны хәтерләтә. Яшьләр тавык эченнән аның бавырын алып карый. Әгәр ул яхшы булса, яшьләрнең никахы ныклы була дигән сүз. Начар, бозылган булса, икенче тавыкны суялар.
6.Кения.
Кениядә берюлы ике сәер туй йоласы яшәп килә. Аның берсе кияүгә, икенчесе кәләшкә тәгаенләнгән. Кәләшнең әтисе бу никахка ризалыгын кызының битеннән үбеп түгел, ә... битенә төкереп бирә. Бер мәртәбә башына, аннары кызының күкрәгенә төкерә. Ә кияү туйдан соң бер ай буена хатын-кыз киеме киеп йөрергә тиеш. Шулай итеп, ул хатын-кыз өлешенә төшкән өлешне тоярга бурычлы.
http://www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев