Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куркынычсызлыгызны кайгыртып яшәгез

"Теракт" дигән сүз җәгыятебездә, кызганычка каршы, соңгы арада еш яңгырый башлады. Әмма аны ишеткән саен, ул кайдадыр еракта, без булмаган җирдә кебек тоела. Бәлки, шуңа да, күпсанлы кисәтүләргә колак салмыйча, яңалыкларда күрсәтелә торган фаҗигаләргә дә битарфлылык күрсәтеп, куркынычлы маршрутлар буенча сәфәргә чыгабыз. Җитмәсә, аларга балаларны да ияртәбез.

Чаллының "Сәйлән" балалар бию ансамбле кызлары һәм укытучылары да Болгариядәге конкурска барып, теракт үзәгенә килеп эләгербездер дип уйламаганнардыр. Әмма язмыш "көтелмәгән бүләк" ясап, әле тулы тормыш белән яши дә башламаган сабыйларның язмышына куркыныч янады. Алар очып китәсе аэропортта теракт булды.

Әлеге куркынычлы хәл 28 июнь төнне Истамбулның "Ататөрек" аэропортында була. Төнге 22:00 дә анда ике кеше үз-үзен шартлатып теракт ясый. Нәтиҗәдә, 147 кеше җәрәһәтләнә, 36 кешенең гомере өзелә. Шартлау вакытында аэропортта Чаллының "Сәйлән" балалар бию ансамбле кызлары һәм укытучылары да булалар. Болгариядәге конкурста җиңү яулап, алар Истамбул аша Казанга очарга тиеш булганнар. Бәхеткә каршы, шартлау моментында балалар "яшел коридорда" булып, бернинди җәрәхәт тә алмыйлар. Аларны эвакуациялиләр. Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов әлеге вакыйга буенча социаль челтәрендә хәбәр дә язып калдыра: "Истамбул аэропортыннан эвакуациялиләнгән кешеләр арасында Татарстаннан 11-12 яшендәге 15 кыз да бар иде. Алар - Яр Чаллының "Сәйлән" балалар бию ансамблендә шөгыльләнүче кызлар. Эвакуция вакытында балаларны Истамбул үзәгенә алып килеп, акчасыз, документларсыз, хәтта йоклау урынын да кайгыртмыйча, калдырып китәләр. Әле ярый балаларга Россиядән килгән туристлар очраган булган. Алар отель өчен акча түләп, аларга ярдәм иткәннәр. Әлеге мәсьәлә белән Татарстан хөкүмәте һәм Россия консуллыгы шөгыльләнә, - ди ул.

Шәһәр хакимиятендә дә әлеге вакыйгалар буенча тиз арада эшләр күрелә. Хореография мәктәбендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов балаларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшә. Анда ул кызларның Истамбулдан Чаллыга кайту мәсьәләсенең ТР Хөкүмәте һәм Президенты тарафыннан кайгыртылуын әйтә. "Истамбул-Казан" маршруты буенча билетлар алынуын да искәртә. Балаларны каршылау өчен махсус автобус та җибәреләчәк ди, Рамил Хәлимов. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев балаларны озата барган укытучы Марина Мажуева белән элемтәгә кереп, аңа рәхмәтен белдерә: "Көтелмәгән ситуациядә югалып калмыйча, балаларның куркынычсызылыган кайгыртканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сез чын мәгънәсендә намуслы зур хәрефтән педагог. Балаларның әти-әниләре дә сезгә бик рәхмәте", - диде хаким. 30 июнь көнне балалар самолетта Казанга төштеләр. Аэропортта аларны әти-әниләре, рәсми затлар һәм МЧС психологлары каршы алдылар. Балаларны кунакханәгә урнаштырып, ашаттылар. Алар ял итеп алгач, автобуста Чаллыга озаттылар.

"Сәйлән" балалар бию ансамбле кызлары белән бергә әлеге аэропортта тагын бер шәһәрдәшебез - депутат һәм бизнесмен Максим Федоров та гаиләсе белән буган. Шарталуның беренче минутларыннан ук ул челтәрләрдә хәбәрләр язып барган. "Ату тавышлары ишетелгән иде. Әмма артык паника булмады. Беркем дә берни дә яхшылап аңлатмый. Бары аэропортта эшләүче кызлар гына елап йөгерешә...Су бирәләр... Аэропортта кан күп, хәтта чыкканда да полиция хезмәткәрләре аны өстәлләрдән сөртеп ала иделәр. Берничә сәгать элек барысының да тыныч булуына ышанмыйсың да... Үзебез отельгә кайттык. Таксистлар бәяләрне күтәрмәделәр, счетчик буенча түләдек. Аэропортта Татарстан республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкил урынбасары Айрат Гатауллин безнең ил гражданнарының туган якларына очып китү мәсьәләсен хәл итергә ярдэм итеп йөри. 30 июнь көнне туган илебезгә әйләнеп кайтачакбыз. Безгә ярдәм иткән барлык Татарстан республикасының Төркиядәге вәкилләренә, ярдәм сүзләрен язып торучы журналистларыбызга рәхмәт. Ничек кенә булмасын, без бөек милләт һәм яхшы кешеләр бездә күп".

Аллага шөкер, барлык шәһәрдәшләребез дә исән-сау гына Чаллыга әйләнеп кайттылар. Ял итү һәм сәфәргә чыкканда маршрутларны сайлаучыларга исә тагын бер кат сак булу сорала. Тормыш бер генә. Очсыз бәяләр язмыш бәясе белән тиңләшә алмый. Шуңа да үзегезне саклап, куркынычсызлыгызны кайгыртып яшәгез.

Альбина Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев