Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куркынычсызлык айлыгы башланды

Яңа уку елы башында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү, укучыларның җәйге каникуллардан соң янгын вакытында, юлда йөргәндә, транспортта, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу максатыннан, 2016 елның 15 августыннан 15 сентябрьгә кадәр Яр Чаллының гомуми белем бирү учрежденияләрендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы уздырыла.

Әлеге уңайдан мәктәпләрдә җитәкчеләр, укытучылар составы һәм анда хезмәт күрсәтүче эшче персонал белән инструктажлар, "Куркынычсызлык дәресләре" үткәрелә. Моннан тыш, янгын килеп чыккан очракта, бина эчендә булган кешеләрне эвакуацияләү буенча практик күнекмәләр дә күрсәтелә. Ата-аналар җыелышларында да янгын вакытында балаларның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен өйрәтү буенча чыгышлар ясала. Гомуми белем бирү учреҗденияләренең җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтү буенча да эшләр күрсәтелә. "Балалар һәм ата-аналар арасында, тормышта куркынычсызлыкны тәэмин итү, өйдә һәм уку биналарында янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүче буклетлар, белешмәлек, листовкалар да таратылды", - ди Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы буенча Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Р.С. Устимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев