Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күршеләренә дип чыгып киткән ирне трассада машина бәрдергән

Зыян күргән җәяүле комада ята.

13 ноябрь көнне кич белән Яр Чаллы – Сарман юлында җәяүлене бәрдерделәр. Хатынының сүзләренә караганда, Новотроицкое поселогында яшәүче 33 яшьлек исерек хәлдәге әлеге ир күршеләренә дип чыгып киткән булган. Җирле пункттан читтә хәрәкәт итүгә карамастан, киемендә яктылык кайтаручы элементлары да булмаган.

Бәрдерүче – «ВАЗ-21140» автомобилендә баручы 19 яшьлек егет. Йөртү стажы – 10 ай. Кичке 5ләрдә Сарман районыннан чыгып киткән булган, юлда ике кешене дә утырткан. Автоинспекторлар аны югары тизлектә барган дип билгели.

Фаҗига вакытында җәяүле күп имгәнүләр алган: баш мие селкенгән, арка, бил, аяк сөякләре сынган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аны БСМПга алып киткән. Ир-ат бүгенге көндә комада. 

фото: Тукай районы автоинспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига