Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кванториум “Тарих маршруты”н эшли

"Кванториум" балалар технопаркы asp.net һәм argis системаларын файдаланып, "Тарих маршруты" кушымтасын эшләп җибәрде. Бу геолокациядән башлап мәгълүматларны туплаган цифрлы кушымта булачак. Анда теркәлгән кулланучылар мөстәкыйль рәвештә туган як буйлап сәяхәтләр төзи алачаклар. Виртуаль картада һәйкәлләр, музейлар, мәчетләр, архитектура комплекслары, тарихи һәм истәлекле җирләр урын алачак.

Кушымтаны эшләүдә Чаллының тарих-туган якны өйрәнү музее, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы һәм Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей тыюлык хезмәткәрләре дә катнашыр дип көтелә. Кушымта агымдагы елның декабрендә кулланышка керергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев