“Кыңгыру” танымаслык булып яңарды
Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү республика программасы буенча быел шәһәребездә 10 балалар бакчасы яңартылды. "Кыңгырау" сәламәтләндерү бакчасы агымдагы елда соңгы төзекләндерелгән учреждение булды. Балаларның һәм ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә килгән иде.
Бу бакча гадәти түгел, чөнки бирегә азык-төлек аллергиясе белән интеккән балалар йөри. Чаллыда мондый бакчалар икәү.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бакчада башкарылган эшләрне җентекләп карап чыкты. Биредә медицина, азык-төлек блоклары, татар телен өйрәтү бүлмәсе, "Һава музее" һәм башка бүлмәләр "Бәрәкәт" компаниясе хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә танымаслык итеп үзгәртелгән.
Бакча мөдире Татьяна Дубоглазова төзүчеләргә башкарылган эшләре, ә балалар һәм ата-аналарга аңлаулары өчен рәхмәт белдерде. "Капиталь төзекләндерү балаларга зыян китерелмичә эшләнде. Азык-төлек блогында ремонт барганда гына бакча эшләми торды. Без фасадны яңарттык, өстәмә төркем ачтык", - диде ул.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең чыгышында Татарстан Президентының бакчаларны капиталь төзекләндерү программасының Чаллы өчен мөһимлеген ассызыклады. "Чөнки балалар бакчалары бер вакытта төзелеп, берьюлы искерде. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан 299 миллион, ә шәһәр бюджетыннан 70 миллион сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, җиһазлар яңарту өчен бакчаларга тагын берәр миллион сум акча өстәлде. Киләсе елда 9 учреждение һәм бер лицейда ремонт көтелә. Чаллыда барлыгы 120 балалар бакчасы, аларның 60ын төзекләндерергә кирәк. 6-8 ел эчендә 30 ел элек төзелгән бакчаларның барысын да төзекләндерергә җыенабыз", - диде.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев