Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыйммәтле бүләкләр отасыгыз киләме?

Акциядә катнашу өчен 2023 елның беренче яртыеллыгында газета-журналларга язылырга кирәк.

Акциядә "Шәһри Чаллы" газетасына язылучылар да катнаша. Моның өчен - ОНЛАЙН ПОДПИСКАга басыгыз!

«Татмедиа» АҖ басмаларына язылган кешеләр кар көри торган машина, телевизор, электр иттарткычы, вертикаль тузан суыргыч, электрогриль һ.б. кыйммәтле бүләкләр ота алачак. Җиңүчеләр 2023 елның 9 февралендә ачыкланачак.

Акциядә катнашу өчен 2023 елның беренче яртыеллыгында газета-журналларга язылу кампаниясендә почтада, редакциядә яки интернет аша (шул исәптән ТР дәүләт хезмәтләре һәм Россия почтасы порталында да) «Татмедиа» АҖ нәшер итә торган бер газета һәм бер журналга язылырга кирәк.

Шуннан соң, үзегезнең телефон номерын күрсәтеп һәм «Акция» дигән тамга куеп, квитанцияләрнең күчермәсен яки подписка өчен онлайн-түләү турында принтердан чыгартылган кәгазьне җибәрегез. Аларны конвертка салып түбәндәге адреска (420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2) яки электрон вариантта (podpiska@tatmedia.ru) җибәрергә мөмкин.

Акцияне оештыручы абунәчеләрдән килгән хатларны кабул итә, акциядә катнашу шартларының (2022 елның 22 октябреннән 2023 елның 21 гыйнварына кадәр) үтәлешен тикшерә. Бүләкләр 2023 елның 9 февралендә уйнатылачак һәм 16 февральдән дә соңга калмыйча тапшырылачак.

Быел төп бүләк – кар көри торган машина. Газета-журналларга язылучылар арасында шулай ук LED-телевизор, вертикаль тузан суыргыч, электрогриль, икешәр электр иттарткычы, ипи пешергеч һәм термопот, өч үтүк һәм өч тонометр уйнатылачак. Гомуми приз фонды 215 мең сум тәшкил итә.

Акция турында тулырак мәгълүмат белән «Татмедиа» АҖ сайтында танышырга мөмкин.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка