Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кырымда – хаклар, Төркиядә туристлар арта

АСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, быел Кырымда ял итүгә хаклар, былтыргы белән чагыштырганда, 10 процентка артуы мөмкин. Аларны 20 проценка күтәргән объектлар да бар.


"Крымтур" компаниясенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Оксана Остапенко фикеренчә, ярымутрауга азык-төлек һәм башка товарлар китерүгә киртәләр һаман күп әле, шуңа күрә транспортка хаклар да югары булып кала.
Кырымга чартер рейслары артты - аңа илнең 30дан артык төбәгеннән һава юллары илтә.

Ял итүчеләргә ярымутрауның көнбатыш ягында арзанрак хаклар тәкъдим ителә. Кырым властьлары фикеренчә, хезмәтләндерүче персоналга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Аларның хезмәтен Төркиядәге югарылыкка күтәрү өчен өстәмә укулар оештырырга кирәк булачак. Әйткәндәй, Төркиядә быел туристлар өчен "аншлаг" көтелә.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев