Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кысан булса да – үзеңнеке

Россиядә "эконом-минус" класслы яңа торак төре барлыкка килергә мөмкин. Бу көннәрдә Мәскәүдәге бер төркем инвесторлар шундый тәкъдим белән чыккан. Мәйданы ягыннан бик кечкенә, бәясе шактый арзан булачак, ди тәкъдим авторлары. Тагын шунысы да бар: әлеге төрдәге күпкатлы торак йортларны мәктәп, кибет, хастаханә кебек социаль объектлардан шактый ерак урында төзергә тәкъдим...

Россиядә "эконом-минус" класслы яңа торак төре барлыкка килергә мөмкин. Бу көннәрдә Мәскәүдәге бер төркем инвесторлар шундый тәкъдим белән чыккан. Мәйданы ягыннан бик кечкенә, бәясе шактый арзан булачак, ди тәкъдим авторлары. Тагын шунысы да бар: әлеге төрдәге күпкатлы торак йортларны мәктәп, кибет, хастаханә кебек социаль объектлардан шактый ерак урында төзергә тәкъдим итәләр.

Мондый фатирның мәйданы 18-20 квадрат метр булачак дип фаразлана. Дөрес, Россиядә гомуми мәйданы 18 квадрат метрдан башланган фатир-студияләр күптән сатыла. Турыпочмаклык формасындагы әлеге фатирда юыну бүлмәсе генә аерым урнашкан. "Эконом-минус" класслы фатирлар да шундый ук булачак. Белгечләр әлеге төр фатирларның балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, кибет һәм җәмәгать транспорты тукталышыннан еракта урнашуы да аның бәясен 30-50 процентка киметер дип фаразлый. Шул рәвешле, "эконом-минус" класслы бер бүлмәле фатирны 1-3 миллион сумга да сатып алырга мөмкин булачак икән.

Түбән бәягә кызыгып, уңайсыз шартларда яшәргәме-юкмы икәнлеген торак эзләүче үзе хәл итәчәк. Шулай да, базарда торакның мондый төре дә барлыкка килсә, аңа сорау аз булмас дип фаразлый белгечләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә 15 миллионнан артык кеше үз куышын булдырырга тели. Күбесе бу хыялын кредитлар ярдәмендә дә тормышка ашыра алмый. Ә бу очракта кешенең кечкенә генә булса да үз милке булачак, ди белгечләр. Сүз уңаеннан, Гонконгта "эконом-минус" класслы бер бүлмәле фатирның мәйданы уртача 17-19 квадрат метрны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев