Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышкы киемнәрне алып куябыз

Көннәр җылытты. Бөтен җылы киемнәрне - башлык, тун, свитер һ.б. - тизрәк күз алдыннан ераккарак яшерәсе килә. Ә аларны ничек итеп дөрес сакларга? 1. Иң беренче һәм мөһим кагый-дә: озак вакытка алып куяр алдыннан һәр әйберне юарга, химчисткага бирергә кирәк. Аяк киемнәренә дә кагыла бу. 2. Бернинди полиэтилен пакет-капчыкларга салмагыз...

Көннәр җылытты. Бөтен җылы киемнәрне - башлык, тун, свитер һ.б. - тизрәк күз алдыннан ераккарак яшерәсе килә. Ә аларны ничек итеп дөрес сакларга? 1. Иң беренче һәм мөһим кагый-дә: озак вакытка алып куяр алдыннан һәр әйберне юарга, химчисткага бирергә кирәк. Аяк киемнәренә дә кагыла бу. 2. Бернинди полиэтилен пакет-капчыкларга салмагыз киемнәрне. Әйберләрне озак вакыт саклар өчен киндер капчык, тишекләре булган тукыма тартмалар, кәгазь пакетлар яраклы. Ә инде шундый махсус капчыклар булмаса, киҗе-мамык мендәр тышлары да ярап тора. 3. Йон свитерларны күл-мәк элгечләренә элмәгез, чөнки алар сузылалар, формалары үзгәрә. Аларны тартмаларда сакларга ки-рәк. Авырракларын аста калдырыгыз. 4. Элгечләрдә озак эленеп торган авыр пәлтәләрнең дә формалары үзгәрә. Шуңа күрә аларны да тартмаларда саклау яхшырак. Бөкләп салганда араларына нәзек төрү кәгазен салыгыз. 5. Эшләпә һәм мех башлыклар, бүрекләрнең эченә кәгазь тутырып куегыз. 6. Туннарны химчисткада чис-тарттырып алу хәерлерәк булыр. Мехны киң агач элгечкә элеп, махсус тукыма тышлык (ачык төстәге тунга зәңгәр төсле тышлык кидерсәгез, ул саргаймас) кидереп, караңгы һәм коры урынга куярга кирәк. Шкафта тун башка әйбергә тиеп торырга тиеш түгел. 7. Киемнәрне көядән сакларга эрбет (кедр) агачының кисәкләре ярдәм итәр. omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев