Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Кышкы вакытка күчкән өчен акча түлисе була

    Ике тарифлы счетчиклары булган кешеләргә, кышкы вакытка күчү сәбәпле, аны кабат программалаштырырга кирәк булачак. Моның өчен 400 сум түлисе була. Төнге вакыт дип бездә кичке унбердән алып иртәнге җидегә кадәрге вакыт санала. Ә менә 26 октябрьдә сәгать уклары бер сәгатькә артка күчкәч, халык арзанрак саналган төнге электр энергиясеннән бер сәгатькә...

    Ике тарифлы счетчиклары булган кешеләргә, кышкы вакытка күчү сәбәпле, аны кабат программалаштырырга кирәк булачак.

    Моның өчен 400 сум түлисе була. Төнге вакыт дип бездә кичке унбердән алып иртәнге җидегә кадәрге вакыт санала. Ә менә 26 октябрьдә сәгать уклары бер сәгатькә артка күчкәч, халык арзанрак саналган төнге электр энергиясеннән бер сәгатькә артыграк куллана дигән сүз.

    Белгәнегезчә, көндез файдаланылган электр энергиясе төнгегә караганда кыйммәтрәк йөри. Шуңа да күп кенә хуҗабикәләр кер юу машиналарын төнгә куеп калдырырга гадәтләнде. Күптән түгел исә Татэнергосбыт сайтында хисаплау приборларын кабат программалаштырырга кирәк булачак дигән игълан чыкты.

    2011 елда да кышкы вакыт бетерелгәч, ике тарифлы электр счетчигы хуҗаларына кабат программалаштыруны шулай ук үз хисапларына башкарырга туры киләчәк дигәннәр иде. Тик соңыннан аны бушка эшләргә булдылар һәм шулай эшләделәр дә. Узган елны бер тарифлы, ягъни гади счетчиклары булганнар өчен тарифлар үзгәрмәде, ә ике тарифлы счетчик хуҗалары өчен бәя кыйммәтләнде, шуңа да кайберләре тәүлек зоналары буенча куллануны туктатып, гади хисапка күчте.

    Бүгенге көндә ике тарифлы счетчиктан 51 мең татарстанлы куллана. Кышкы вакытка күчү аркасында хисап приборларын аларга кабат программалаштырырга туры киләчәк. Кабат программалаштыру эше белән исә шәхси компанияләр шөгыльләнә. Әлеге хезмәт күпме тора, кемгә заказ бирергә, заявканы ничек тутырырга - Татэнергосбыт сайтында моның турында мәгълүмат бирелгән. Уртача алганда, бу хезмәт өчен 400 сум түләргә кирәк була.

    Идарәче компанияләр белән торак милекчеләре иптәшлекләренә счетчикларын кабат программалаштыруны 2015 елның беренче гыйнварына кадәр башкарырга тәкъдим ителә. Кабат программалаштыру мәҗбүри булмаячак. Әмма кабат программалаштырган очракта, электр энергиясенә бәя күтәрелә калса, бу кешеләрнең кесәсенә сукмаячак, диләр Татэнергосбытта. Кыскача әйткәндә, күчәсезме-юкмы, үзегез сайлагыз. Акча түләп кабат программалаштырсагыз, алга таба җаныгыз тыныч булачак. Ничек бар, шулай калса, киләчәктә күрсәткечләр һәм түләүләр белән буталышлар килеп чыгып, акчагыз күбрәк тә чыгарга мөмкин икән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: