Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кытай вәкилләре Татарстанда авыл хуҗалыгы бизнесы оештырмакчы

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Кытай делегациясе республикага танышу визиты белән килде. Аларның максаты - төбәкнең икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Татарстан Кытай хезмәттәшләре белән актив эш итә. Безнең...

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Кытай делегациясе республикага танышу визиты белән килде. Аларның максаты - төбәкнең икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Татарстан Кытай хезмәттәшләре белән актив эш итә. Безнең Кытай эшкуарлары белән уртак планнар бар инде, дип белдерде ул, гомумән Кытай һәм Россия арасында дустанә мөнәсәбәтләр безгә бөтен юнәлешләр буенча да эшләргә мөмкинлек бирә.

Очрашу барышында Кытай партнерлары Татарстан Республикасы белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итүне оештыру буенча тәкъдимнәр ясады: үсемлекчелек проектларын, сөтчелек тармагын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләргә белем бирү.

Алар кайбер районнарда булулары турында хәбәр иттеләр, шул территорияләрдә тәкъдим ителә торган проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген бәяләгәннәр. Аерым алганда, Кытай делегациясе вәкилләре Менделеевск һәм Мамадыш районнарында булган.

Сөйләшү барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңлатмалар бирде, дип җиткерде Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев