Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызгылт-сары җимеш ул!

Кытайда хөрмәне "Аллаһ җимеше" дип атыйлар. Кызгылт-сары төсле татлы җимеш октябрь-ноябрьдә өлгерә. Галимнәр фикеренчә, бу җимеш кеше организмына кирәкле бихисап витаминнарга бай. Шунлыктан, иммунитетны ныгыту, эчәкләр, йөрәк эшчәнлеген көйләүдә хөрмәнең файдасы зур. Организмның барлык системалары да сау-сәламәт булып, яхшы эшләсен өчен кирәк булган калий, кальций, магний, фосфор, тимер һәм башка...

Кытайда хөрмәне "Аллаһ җимеше" дип атыйлар. Кызгылт-сары төсле татлы җимеш октябрь-ноябрьдә өлгерә. Галимнәр фикеренчә, бу җимеш кеше организмына кирәкле бихисап витаминнарга бай. Шунлыктан, иммунитетны ныгыту, эчәкләр, йөрәк эшчәнлеген көйләүдә хөрмәнең файдасы зур. Организмның барлык системалары да сау-сәламәт булып, яхшы эшләсен өчен кирәк булган калий, кальций, магний, фосфор, тимер һәм башка файдалы матдәләр - хөрмәдә барысы да бар. Алмага караганда, бу җимештә клетчатка ике тапкыр күбрәк. Шунлыктан, хөрмә - эчәкләр эшчәнлеген җайга салу өчен менә дигән татлы да, файдалы да җимеш. Составында пектин күп булганлыктан, аш кайнату системасында көйсезлек булганда шушы җимешне куллану киңәш ителә. Җимештә магнийның күп булуы бөерләргә таш утырудан саклый. Хөрмәдә, шулай ук, хатын-кыз һәм ир-егетләргә файдасы зур булган антиоксидантлар күп. Алар тән тиресен яшәртүгә булышлык итә, маңгайдагы сырлар барлыкка килүгә юл куймый, нервлар тыныч­лана, моның нәтиҗәсе буларак, арыганлык басыла, эшкә сәләтлелек арта. Җимештәге А, С һәм Р витаминнары кан тамырларын ныгыта, салкын тиюдән саклый, авырулар белән көрәшү өчен организмга көч бирә. Хөрмәдәге глюкоза һәм фруктоза йөрәк мускулларын ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасы торышына уңай йогынты ясый. Ә менә шикәр чире белән авыручыларга хөрмәне күпләп ашарга киңәш ителми

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев