Кырга чыксаң, күңел сөенә – уңыш мул быел - ВИДЕОЛАР
Тукай районы кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. «Ярыш» җитештерү кооперативы игенчеләре бөртеклеләрне җыюны тәмамлады. Бүгенге көндә алар кукуруз суктыралар һәм күпьеллык үләннәрне җыялар.
Хуҗалыкның гомуми чәчүлек җирләре 3352 гектарны тәшкил итә. Быел бөртекле культуралардан көзге бодай 250 гектарда, язгы бодай 471 гектарда, язгы арпа 432 гектарда чәчелгән. Кузаклылардан борчак 30 гектар, техник культуралардан рапс 100 гектар, кукуруз 230 гектар мәйданны биләгән. 1020 гектарда күпьеллык үләннәр, шулай ук 37 гектарда сорго, 100 гектарда катнашазык, 182 гектарда берьеллык үләннәр үстерелгән.
«Бөртеклеләрдән барысы 58100 центнер уңыш алдык. Гектарыннан уртача 48,3 центнер чыкты, – дип белдерә хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. – Урып-җыю кампаниясен 27 көндә төгәлләдек. Кыска срокларда башкарып чыктык, Аллага шөкер. Һава торышы да бик әйбәт булды», – ди ул.
Комбайнчылар барысы да тәҗрибәле, районда мактаулылар: Әнвәр Ногманов (ярдәмчесе Айнур Шәйхразиев), Артур Әхмәтов (Булат Шәмсиев), Динар Хәмәтов (Линар Хәмәтов), Айнур Нәҗмиев (Дамир Насыйров). Аларның берсе дә һөнәри осталыкта калышмыйлар.
– Бик тырыш егетләр. Хуҗалыкта озак еллар эшләүчеләр бар. Менә Әнвәр абыйны гына алыйк. Хәзер 20 елдан артык эшли. Хезмәтен намус белән башкара. Аның ярдәмчесе – яшь егетебез Айнур Шәйхразиев. Безгә электрик булып килде, хәзер комбайнда тырыш хезмәт куя. Яшь булуына карамастан, эшен белеп, төптән үк аңлап башкара. Электриканы да, техниканы да яхшы белә. Гомумән, аларның барысы да эштә сыналган егетләр. Сезонында комбайнчылар, язын сукалыйлар, чәчәләр... Авылда шулай эш эшкә ялгана, – дип сөйли кооператив агрономы Илгизәр Шәмсиев.
Шоферлар Марат Мәрдәнов, Фәрит Фәрваев бөртеклеләрне түкми-чәчми ындыр табагына ташыганнар. Алар утрында да бары тик җылы сүзләр әйттеләр җитәкчеләр.
Көзге бодай басуында чәчү бара. 350 гектарда «Казанская 560» сортлы көзге бодай һәм аңа кадәр 100 гектарда арыш чәчелгән инде. Узган ел көзге бодайны 250 гектарда чәчкән булганнар, бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алганнар. Гектарыннан уртача 42 центнер чыккан.
Басуларда шулай ук салам рулонлаучылар да бар, шуларның берсе намус белән үз хезмәтен башкаручы Фазыл Бәйрәмовны әйтеп китәргә була.
Саламны җыештыру-ташуда гына дистәләгән техника эшли. Җир эшкәртүчеләргә тиз арада мәйданнарны бушату кирәк.
«Ындыр табагы оешкан төстә эшләде, анда да Илгизә Нуруллина җитәкчелегендә бик булган егетләр, кызлар хезмәт куйды.
Машинистларыбыз Фирдәүс Бәйрәмов, Рәис Шәмсемөхәммәтов, Фаяз Хәйретдинов – үз эшенең осталары. Кырга чыксаң, күңел сөенә торган быел, барлык басулардан да мул уңыш җыеп алдык», – ди Илгизәр Шәмсиев.
Икмәк чистартуда өч смена кеше эшләвен дә әйтеп китмичә булмый. Без килгәндә исә беренче сменада Дания Акмалова, Елена Стасенок, Миләүшә Сәхипкәрәмова эшлиләр иде. Моннан тыш икенче сменада мәктәп укучылары хезмәт куйган, өченче сменада исә Күзкәй халкы килеп, хуҗалыкка бик булышкан.
Без басуда, күпьеллык үлән суктыручылар янында. Һәр гектардан уртача 5әр центнер үлән җыябыз дип белдерә белгеч. Үләннәр барлыгы 70 гектарда. Катнашазык басуларын тәмамлап, люцернага төшкәннәр.
«Ярыш»ның кукурузлары исә ике кеше биеклеге булып үскән. Ничек сокланмыйсың?! Бу көннәрдә хуҗалыкта силоска салу өчен үстерелгән кукурузны суктыру бара. Әйтергә кирәк, ашлыкка кукуруз үстерү – үсемлекчелектә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. 230 гектар мәйдан биләүче табышлы культураның 100ләп гектарында уңыш җыеп алынган инде.
Кукуруз уңышы мул, басу һәм ындыр табагы арасында «КамАЗ»лар йөреп кенә тора. Фаил Шакиров комбайнда эшли, Рафик Сәлахов «КамАЗ» белән, ә Эдуард Гаффаров тракторда шул суктырылган яшел массаны базларга ташып торалар.
– КСУ-1 агрегатында эшләүче, суктырылганны теземнәргә салып баручы Фәнис Шәмсиев турында да әйтеп китәргә кирәк. Алны-ялны белмичә, тыныч кына эшләүче хезмәткәр ул безнең. Аннары ГАЗ-53 машинасында эшләүче шоферларыбыз Таһир Шәйдуллин белән Әмирҗан Ситдыйков бар. Озак еллар безнең хуҗалыкта алар, – дип мактап ала агроном.
Силос базында Геннадий Федоров тракторы белән массаны тыгызлый. «Дүртенче базны тутырабыз, – ди агроном Илгизәр Шәмсиев. Иң мөһиме – базда силос барлык витаминнары белән бергә яхшы саклансын. Малларга туклыклы азык кирәк».
Аяз көннәрнең һәр минутын файдаланып калырга тырыша игенчеләр. Шуңадыр, «Ярыш» җитештерү кооперативында һәр эш җай белән, тәртипле бара, урак та кыска срокларда тәмамланган. Хәзер исә көзге чәчү, җир сөрү кебек мөһим эшләрне күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Бу эштә исә тракторда эшләүче Рафис Хәмәтовны бары яхшы яктан искә алалар җитәкчеләр.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев