Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Кырык сөяркә тотканчы, ике хатының булсачы: Россиядә күп хатынлылыкны законлаштырырга җыеналар

    Узган атнада интернетта күп хатынлылык турында кабат шаулап алдылар. Юк-юк дигәндә, калкып чыга бу тема. Бу юлы исә сүзне Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин башлады. Кырык сөяркә тотканчы, ике хатын белән яшәве кулайрак, моны законлаштырырга кирәк, диде ул.

    Ирләр хатын-кызларга караганда азрак

    Равил хәзрәтнең фикерен Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов күтәреп алды. Россиядә күп хатынлылыкны законлаштыру кайбер социаль проблемаларны, аерым алганда, хатын-кызларның ир-атларга караганда сан ягыннан күбрәк булуы белән бәйле рәвештә туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәр иде дигән ул “РИА Новости”га биргән әңгәмәсендә. Аныңча, күп хатынлылыкны легальләштерү тәҗрибәсе яшәргә хокуклы.

    Росссия статистика хезмәте мәгълүматлары илдәге хатын-кызлар саны ир-атларга караганда 10 миллионга артып китүен күрсәтә.

    – Татарстан, Чечня, Дагыстан кебек төбәкләрдә күп хатынлылык бар. Өстәвенә тол калган яки аерылышкан хатын-кызлар да күп. Социаль планда әлеге хатын-кызлар бүген бөтенләй якланмаган. Күп хатынлылыкны законлаштыру хатын-кызларның хокукларын үтәүдә гарант булыр иде. Шәригать кануннары мөселман тормышының нигезе булып торса да, безнең илдә гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр Россия кануннары нигезендә җайга салына. Хатын-кызлар ирнең тулы дәрәҗәдә икенче хатыны була алсын өчен, канун дәрәҗәсендә аларны яклау механизмын булдыру зарур, бу күп кенә социаль проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, гөнаһка бату һәм зина кылулар күпкә азрак булыр иде, – ди Илдар Аляутдинов.

    Мөфти бу мәсьәләләрне, ислам кануннарын белүчеләрне җәлеп итеп, бары тик компетентлы органнар гына карый ала дигән фикердә тора. Күп хатынлылык – катлаулы система, анда ир белән хатынның хокукларын гына түгел, бурычларын да исәпкә алырга кирәк. Зур җаваплылык ир-атлар өстендә: финанс яктан тәэмин итү дә, хатыннарга карата тигез мөнәсәбәт тә, балаларны тәрбияләүдә катнашу да, ди ул.

    Нәфескә каршы тора алмыйлар

    Ирләр дүрт хатын алырга яраганлыгы турында белә, ә менә аларга бертигез карашта булырга, матди яктан бертигез тәэмин итәргә кирәклеген белеп бетерми. Кайчандыр икенче хатын булып торган, хәзер иреннән аерылган Әминә Низамова әйтүенчә, ирләр икенче хатын алуның никадәр җаваплы булуын белми, моның турында мәгълүматлары юк, аның да ире белән аерылышуына шул сәбәпче булган.

    – Ирләрнең икенче яки өченче хатын алуы дин буенча социаль проблемаларны чишү юлы. Балалары белән тол калган, ялгыз хатыннарны икенче яки өченче хатын итеп алганнар. Алар хатын-кызларга терәк булган. Хәзер исә моның максаты башка – ирләр нәфес дигән нәрсәгә бирелә. Мондый никахны канун белән ныгытмагач, аңа ирләр җиңелчә карый. Кайберләре хәзрәткә барып икенче кыз белән никах укыта да яшь хатынга аерым фатир арендалап тора. Бер-ике айдан акча да түләп торасы, яшь хатын җаена да торасы килми. Кызыгын да тапмый. Иң мөһиме – үзен зина кылмадым, никахым бар дип тынычлана. Шуннан үзеннән-үзе югала. Кызлар алданып кала. Берничә ел яшәгәннәре дә бар, икенче хатыннан балалары туа. Тик нишләптер беренче хатыннан туганнарын якынрак күрәләр, аларга күбрәк булышалар. Чөнки аларның никахлары канун белән ныгытылган. Аерылып китсәләр, алимент түлисе була, фатирны бүләсе була. Ә икенче хатынны ташлап китүдән бернинди дә зыян күрми. Күп хатынлыкны легальләштерсәләр, мондый күренешләр булмас иде. Әгәр дә ир акыл белән эш итсә, ике гаилә белән ничек итеп дөрес яшәргә кирәклеген белсә, мин тагын икенче хатын булырга ризамын, – ди ул.

    Дагыстанда яшәүче 28 яшьлек Җәннәт Галаева икенче хатын булып тора. Аның әйтүенчә, ялгыз булганчы, дүртенче хатынлыкка да риза буласың. Иң мөһиме – ир үзенең вазифаларын үтәсен, гадел булсын.

    – Ашауга, киемгә мохтаҗлыгыбыз юк. Безнең өчен яхшы фатир арендалый. Өйләнүгә үк бер елдан фатир алып бирәм дип вәгъдә иткән иде дә, биш ел узды инде, алганы юк. Икенче хатын булган башка кызларны беләм, аларга андый хөрмәт тә юк әле. Ә ирем беренче гаиләсе белән үз йортында яши. Ишегалдына тагын бер йорт салып куйды, – ди Җәннәт.
    Яңа танышым ике тапкыр кияүдә булган инде. Беренче ире үлеп киткәндә, 21 яшендә, карынындагы бала белән тол калган. Аннары икенчегә кияүгә чыккан, тик озак яши алмаганнар, аерылышканнар. Аннары дүрт баласы булган ир белән танышкан.

    – Ул миннән 20 яшькә олы, бик җитди кеше булып күренде. Икенче хатынлыкка ризалаштым. Без никах укытканда бишенче балалары буласы билгеле иде. Баштагы ярты елда бернинди проблема булмады. Хатыны дуслашырга теләк белдереп, хатлар язды. Ул бишенче баласын тапканда, мин дә икенче балага йөкле идем. Шуннан ирем бик нык үзгәрде. Ел ярым аралашмадык. Аннары кызым хакына, улым да аңа әти дип әйтә иде, кабат кушылырга ризалаштым. Әмма баштагы кебек түгел инде ул хәзер. Бер көн безнең белән, икенче көн беренче гаиләсендә була. Менә шулай яшәп ятабыз. Күп хатынлылыкны законлаштырсалар, яшерен никахлар булмас иде, кызларны ташлап китмәсләр иде. Күп кенә ирләр берничә хатын алу сөннәт икәнен белә, нинди шартлар үтәлергә тиешлеген ишетергә дә теләмиләр. Никахка кадәр барысына да риза үзләре. Күп хатынлылыкны пычраклыкка әйләндереп калдыручылар да бар. Зинага батмас өчен, вакытлыча кызлардан файдаланалар. Минемчә, имамнар кырыс контрольгә алырга, тәртип урнаштырырга тиеш, – дип сөйләде ул.

    Безнең ирләр ике хатын тота алмый

    Яучы Гөлназ Мөхәммәт, безгә дә икенчегә хатын эзләп килүчеләр булгалый, ди. Кызлар арасында да икенче хатынга риза булучылар бар икән.

    – Хатын-кызлар бу адымга аптыраганнан бара. Балалары белән ялгыз калган хатыннарга матди ярдәм, терәк кирәк. Аннары алар ирләргә караганда шактый күбрәк. Шуның өстенә гейлар да күп хәзер. Хатыннары белән яшәп, ирләрне яратучылары да бар. Икенче хатын алырга теләүчеләр мөрәҗәгать иткәли, әмма бездә ирләр аңа чынлап торып әзер түгел. Ике гаилә тотарга сәләтле түгелләр. Акча ягыннан гына әйтмим, ике хатынга гадел карашта да булырга тиешләр, – ди ул.

    Икенче хатынны канун белән яклап булмый

    Дини белеме булган юрист Җәлил Мостафин күп хатынлыкка карата фикерен хокукый як белән бәйләп аңлатты.

    – Күп хатынлылык исламда рөхсәт ителә. Ә канун нигезендә бездә бу мөмкин түгел. Икенче хатын, ЗАГСта рәсми яктан теркәлмәгәч, үзе дә, балалары да закон белән якланмаган. Ир үлеп китсә, аның мөлкәте беренче хатынына һәм баласына автомат рәвештә күчә. Ә икенче хатыннан бала туган очракта, аңа үзенең фамилиясен бирү, ЗАГСка барып яздыру, мөлкәтен бүлеп бирү кебек вазифаларны ул үз теләге белән генә эшли, аның намусында кала. Бу очракта гражданлык-хокукый килешүен төзеп, мирас мәсьәләсендә үзеңнең һәм балаңның мәнфәгатьләрен яклап була, – дип сөйләде ул безгә.  

    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гаилә кыйммәтләренә багышлап үткәргән бер түгәрәк өстәлдә икенче яки өченче хатыннарның хокуклары турында да сөйләшкәннәр иде. Рөстәм хәзрәт Нургалиев ир үзенең барлык хатыннарына да тигез карарга, гадел мөнәсәбәттә булырга тиешлеген ассызыклап, моны булдыра алмый икән, өйләнмәсен, дигән иде.

    – ЗАГСта бары беренче хатын белән генә язылыша алалар. Башка хатыннарны рәсми рәвештә теркәү бездә юк. Дәүләт Думасына мондый канун проекты кертелгән иде. Берничә ел бергә язылышмыйча яшәүне дә рәсми никах дип танырга тәкъдим иттеләр. Тик кабул ителмәде. Шулай да мин бүген булмаса, башка вакытта бу закон кабул ителер дип уйлыйм. Аерылыша калсалар, милек бүлү буенча шактый бәхәсләр чыга. Язылышмыйча яшәгән хатынны канун белән яклап булмый. Монда бары тик ирнең намусына гына өмет итәргә кала. Мондый очракта без никах килешүе төзергә киңәш итәбез, – диде Рөстәм хәзрәт.

    “Гаилә” мәчете имам-хатибы, соцаиль фәнәр кандидаты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, ирләр икенче хатын алуның никадәр җаваплы булуын аңламый.

    – Безгә Коръәнне Аллаһы Тәаглә иңдергән. Андагы бер генә аятьне дә инкарь итә алмыйбыз. Изге китабында Раббыбыз, өйләнегез, икегә, өчкә, дүрткә, вә ләкин алар арасында гадел булыгыз, гадел булмам дип куркасыз икән, иң хәерлесе – бер хатынга өйләнү, ди. Монда төп шарт – гадел булу. Егетләр килә дә, безгә рөхсәт ителгән, икенчегә өйләнәм, диләр. Мин аларга, ике хатын гына түгел, ике “теща”ң да булачак, кварплатаны бер генә фатирга түгел, икегә түлисең була, бер генә бакчада түгел, ике бакчада эшлисең була, кибеттән ике гаиләгә ризык алачаксың, дип аңлатып күрсәтәм. Никах укыткансың икән, ике айдан ташлыйм дип түгел, гомергә шул хатын белән яшәячәкмен дигән ният булырга тиеш. Икенчегә өйләнүнең максаты элек ялгыз яки тол хатынны кияүгә алу, аңа булышу булган, – ди ул.

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kyryk-syark-totkanchy-ike-khatyny-bulsachy-rossiyad-kp-khatynlylykny-zakonlashtyryrga-yenalar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: