Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыш бабай кайчан туган?

Яңа ел бәйрәмен Кыш бабайдан башка күз алдына китерә аласызмы, дуслар? Юктыр, мөгаен. Капчык тулы күчтәнәчләрен аскан ап-ак сакаллы бабайны балалар гына түгел, өлкәннәр дә шатланып каршы ала.

Яңа ел бәйрәмендә барлык кешеләрне чын күңелдән тәбрикләп, сөендереп йөрүче юмарт бабайның да туган көне бар. Һәр елны 18 ноябрьдә Кыш бабай рәсми рәвештә туган көнен билгели. Әлбәттә, моның шулай булуын әле 2005 елда ук балалар үзләре хәл иткән иде. Нәкъ менә ноябрь уртасында Кыш бабайның туган ягы саналучы Бөек Устюгта салкыннар башлана.
Шунысы кызыклы: Бөек Устюг Кыш бабайның туган ягы дип 1999 елда рәсми рәвештә таныла. Шуңа да биредә аның туган көненә яхшылап әзерләнәләр. Кыш бабайга котлау открыткалары салу өчен махсус тартма ачыла. Биредәге балалар гына түгел, килгән туристлар да бу мөмкинлектән бик теләп файдалана, котлау сүзләрен, изге теләкләрен хат аша юллый. Әйтергә кирәк, бүген Кыш бабай да заманнан артта калмый, ул рәхәтләнеп яңа технологияләр куллана. Электрон почта аша балалардан хатлар ала, социаль челтәрдә блог алып бара һәм коллегалары белән кесә телефоны аша сөйләшә.
Аның ярдәмчеләре һәр ел саен Кыш бабайга матур чигүләр белән бизәлгән костюм бүләк итә. Балаларның яраткан әкият бабаен котларга башка илләрдән “туганнары” һәм “коллегалары”: Финляндиядән — Йоулупукки, Франциядән — Пэр Ноэль, Якутиядән— Чисхан, Карелиядән — Паккайне, Чехиядән — Микулаш, Голландиядән — Синтаклаас, Норвегиядән — Юлебукк, ә Костромадан Кар кызы килә.
Бу көнне Бөек Устюгның үзәк мәйданында искиткеч тамаша оештырыла һәм, традиция буенча, иң беренче Яңа ел чыршысында утлар кабына. Бу бәйрәмнән соң Кыш бабай Русия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыга, һәркайсында аны түземсезләнеп көтеп алучы балалар белән очраша һәм алар белән бергәләп Яңа ел чыршысында утлар кабыза.
Быел ул Русиянең 22 шәһәрендә булачак. Кайберләрендә булып, кызлар һәм малайлар белән дуслашырга, аларга бүләкләр тапшырырга өлгерде дә инде. Мәскәүгә Кыш бабай 28 декабрьдә барып җитәчәк.

 

https://kiziltan.ru/raznoe/17006-kysh-babay-kaychan-tugan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев