Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызамык белән өлкәннәр дә авырый

Аллерголог-иммунолог Эльвира Гәрәева чирнең куркыныч яклары турында сөйләде.

Әби-бабайлардан ишетеп кенә белгән кызамык чире (корь) соңгы елларда янә баш калкытты. Авыру очраклары республикада 2018 елдан теркәлә башлады. Быел исә әлеге инфекция Чаллыда 37 кешене аяктан екты. Аларның 26сы – балалар. Узган ел 5 ай эчендә бары тик 1 очрак теркәлгән. Бу чиргә җиңел генә карарга ярамый, ди табиблар. Чиреннән бигрәк өзлегүләре дә куркыныч. 6нчы шифаханә табибы, аллерголог-иммунолог Эльвира Гәрәева белән шул хакта әңгәмә кордык. 

– Кызамык нинди чир соң ул? Иң элек шуңа ачыклык кертсәк иде.
– Ул кешедән кешегә һава аша күчүче йогышлы авыру. Гадәттә,  кызамык балалар инфекциясе булып санала, ләкин аның белән өлкәннәр дә авырый. 

– Аның билгеләре нинди? 
– Чир кискен башлана. Тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Авыруның йөзендә һәм авыз куышлыгында аксыл тимгелләр барлыкка килә. Алар манный ярмасын хәтерләтә. Бу тапларны авыруга диагноз кую өчен бер билге дип санарга мөмкин. Кызамык тимгелләре температура күтәрелү белән беррәттән берничә этапта чыга. Беренче көнне биттә, муен, колак артында булса, икенче көнне тәнгә тарала башлый. Өченче көндә аякларны сырып ала. Бу вакытта борын томалана, күзләр кызарып чыга, тавыш карлыга. Чирне кемдер җиңел генә үткәреп җибәрергә дә мөмкин. Ә менә иммунитетлары түбән кешеләр аны, гадәттә, бик авыр кичерә. Аерым очракларда кызамык хәтта үлемгә дә китерә ала. 

– Кызамык кай ягы белән куркыныч соң? 
– Кызамык үзе түгел, ә аңардан соң күзәтелергә мөмкин өзлегүләре белән куркыныч. Тәннең авыруларга каршы торучанлыгы кими. Авырып киткән кеше теләсә нинди вирусны, бактериаль инфекцияләрне эләктерә ала. Кызамык вирусы баш миенә дә зыян сала. Үзәк нерв системасын зарарлый. Менингит, энцефалит, менингоэнцефалитка китерергә мөмкин. Йөкле хатын-кызларның балалары төшү куркынычы арта. 

– Кызамыктан сакланып буламы? 

– Әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы – вакытында вакцина ясату. Аның беренчесен балага 1 яшь вакытта кадыйлар. Икенчесен 6 яшьтә ясыйлар. Илебездә моно һәм дивакцина төрләре бар. Катнаш вакцина берьюлы кызамык, кызылча (краснуха) һәм эпидемик паротитка каршы. Прививка ясаткач, балада инфекцияләргә каршы иммунитет барлыкка килә.  

– Прививканы бөтен кешегә дә кадатырга кирәкме? 

Авырган вакытта, хроник чирләр кискенләшкәндә вакцинацияне вакытлача кичектереп торабыз. Әйтик, баланың йомырка аксымына анафилактик реакциясе булса, Квинке шешенүе күзәтелсә, прививка ясаттырмыйбыз. Чөнки вакцина йомырка эмбрионнарында үстерелә. Балада авыр характердагы иммунодефицит булса да прививка ясатуга күрсәтмә бирмибез. 
Хроник авырулар булганда, киресенчә, привиканы ясатырга кирәк. Чөнки нәкъ шундый категория кешеләрдә чир тирән эз калдыра. Вакцинаны өлкәннәргә дә ясатырга киңәш ителә. Кечкенә вакытларында кадатканмы-юкмы икәнен белмиләр икән, анализ биреп, кызамыкка каршы антитәнчекләр дәрәҗәсен белергә мөмкин. Алар бар икән, привика ясатмасаң да ярый.  
Инфекция таралмасын өчен кешеләрнең 95% вакцинация узарга тиеш. Әмма күп кенә әти-әниләр моңа битараф карый. Быел 26 балада кызамык чире ачыкланды. Аларның бөтенесе дә прививка ясатмаган булган. 

– Кызамык тиз йогышлы дисез. Балада инфекция ачыкланса, нинди чаралар күрелә?
– Диагноз лаборатория кысаларында дәлилләнсә, санитар кагыйдәләр буенча эпидемиягә каршы чаралар күрелә. Әйтик, йортта яшәүчеләрнең бөтенесенә дә кереп сораштыру алалар. Кызамыкка каршы прививка ясатканнармы-юкмы икәнен тикшерәләр. Әгәр дә ясатмасалар, 72 сәгать эчендә прививка ясатырга тәкъдим ителә. Авыру 21 көн дәвамында күзәтү астында була. Аңа табиб тиешле дәвалану билгели.
 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев