Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Кызыбыз аягына бассын иде дип Аллаһка ялварабыз»: Гөлгенә Сафинага ярдәм кирәк

2019 елның 30 июнендә Актаныш - Чаллы юлында коточкыч авария була. Чаллыга юл тоткан «Калина» машинасында өч кеше була, бер яшь егетнең гомере өзелә. Унтугыз яшьлек Гөлгенә Сафина бүгенгә кадәр урын өстендә. Бүген Гөлгенә Испаниянең Барселона шәһәрендә дәвалана.

«Кичке уннарда кинәт ишек шакыдылар, күңелгә шом керде...»

Гөлгенәнең әнисе Ландыш Баһауова 2019 елның 30 июнь кичендә булган вакыйгаларны безгә сөйләде.

«Күрәчәк шул булгандыр, дим. Ул көнне кызым, имтиханга әзерләнәм дип, Чаллыга китәргә булды. Мин аны, гадәттә, кичен юлга җибәрми идем. Әмма бу көнне авылдаш егетебез дә киткәч, барсын дип уйладык. Үзем алай әллә ни сизенмәгән идем, ләкин Гөлгенә үзе нәрсәдер сизенгән иде кебек. 28 июнь көнендә улым Илфакны армия сафларына озату кичәсе булды. Тәмле-тәмле ризыклар әзерләгән идек. „Кызым, әйдә, сиңа да җибәрәм“, — дигәч, Гөлгенә: „Юк, әнием, кирәкми. Мин аларны барыбер ашамаячакмын“, — дип җавап бирде. Сизенгән микән инде, белмим…» — дип сүзен башлады Ландыш апа.

Шулай итеп, 30 июньнең кичке алтыларында Гөлгенә авылдашлары Илгиз һәм Фаяз Галләмовлар белән Чаллыга юл тота. Рульдә Фаяз була. Юлның яртысын узгач, фаҗига була… Авария Фаязның гомерен өзә. Илгиз Галләмовның хәле уртача, ди табиблар. «Илгизнең яралары юк. Аллаһка шөкер, машинада да йөри. Сөйләшүе генә әкренрәк, бер як кулы начар эшли», — дип сөйләде Ландыш ханым.

Гадәттә, Гөлгенә Чаллыга барышлый Киров, Пучы авылларын үткәндә, Минзәлә районына җиткәндә, һәрчак әнисенә хәбәр итеп тора. Бу кичне кыз әнисенә шалтыратмаган да, язмаган да. Ландыш ханым, аптырап, үзе кызына шалтыратырга булган. Гөлгенә телефонын алмаган.

«Борчыла идем. Мин бит әни! Башка төрле уйлар килде. Кичке уннарда кинәт ишек шакыдылар. Күңелгә шом керде… Чыксам, берәү дә юк. Соңыннан тагын шакыдылар. Күрше абый ишек янында басып тора. „Аварияме?“ — дип сорадым. Ул: „Әйе“, — диде. Шулчак акырып-бакырып елап җибәрдем. Без юл һәлакәте булган җиргә барып җиткәнче, исәннәрне хастаханәгә алып киткәннәр иде. Минем кызым исәннәр арасында иде, Аллаһка шөкер. Әмма авылыбыз егете Фаяз китеп барды», — ди әни кеше.

Бу кичтән соң Сафиннар гаиләсенә күп хастаханәләр сукмагын таптарга, йокысыз төннәр үткәрергә туры килә. Гөлгенәнең диагнозлары күп төрле: баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләре, бик күп сынган сөякләр… Моның барысы да унтугыз яшьлек Гөлгенәнең берүзендә. Ул үзе табиб булырга хыялланып йөргән. Ә хәзер үзе табиблар кулында.

«Хәзер кызымның хәле алга таба бара. Ул кайсыбер сорауларга җавап бирә дә ала. Әлегә бер кулы гына эшли, шулай да өметебезне югалтмыйбыз. Аягына бассын иде дип көн саен Аллаһка ялварабыз. Аллаһка шөкер, ярдәм итәргә әзер торучы миһербанлы кешеләр бар. Хәзергә тагын өч атна дәваланырлык акчабыз бар. Киләсе курсларга да акча җитәр дип ышанабыз. Ни генә дисәң дә, барысы да акчага килеп терәлә. Без - гади авыл кешеләре. Бездә андый зур суммалар юк. Шуңа күрә ярдәм итүчеләргә кат-кат рәхмәт әйтәм!» — диде Гөлгенәнең әнисе.

Гөлгенә үзе дә кайчак елаштыра икән. Әмма Ландыш апа аннан хәлен сорагач: «Әйбәт», — дип җавап кайтара.

«Нишләргә, кая барып бәрелергә дә белмим»

Гөлгенә Сафина Испаниядә әтисе һәм әнисе белән бергә. Гөлгенә - Сафиннар гаиләсендә бердәнбер бала түгел. Аның абыйсы Илфак Чаллыда эшли. Без аның белән элемтәгә кердек.

«Сеңлем белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Гел бер-беребезнең укудагы хәлләрен белешеп тора идек. Мин эштән соңгарак калып кайтканда: «Син кайда әле, абыем? Кайтасыңмы? Ашарга пеште», — дия иде. Авылга кайтканда, җомга көнне эшем бетсә дә, шимбә аны укудан көтеп, бергә кайта идек. Дус кызлары белән очрашуга барганда, сеңлемә язгалап тора идем. Гөлгенә шуңа мине ачулана иде. Нишлисең инде, якын кешең булгач, борчылмыйча, язмыйча торып булмый шул. Гөлгенә һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә генә тора. Безне әти-әни шундый итеп тәрбияләде.

Өченче курста укуда практика башлангач, Гөлгенә үзенең һөнәрен ныграк ошата башлады. Табиб булу теләге артты аның. Өй эшләрен өеп бирсәләр дә, укуга яратып йөрде. Бер дә зарланмый иде. Аллаһ боерса, аның теләкләре чынга ашар дип өметләнәм», — дип сөйләде Илфак.

30 июньдә Илфак Казанга китә. Аны армия сафларына алып китәргә тиеш булалар. Әмма Илфак китәргә берничә көн кала ялгыш болгарка белән бармагын кисә. Шулай итеп, аны кире кайтаралар, армиягә алмыйлар.

«Сеңлем мине: „Абыем, әйбәт кенә урап, хезмәт итеп кайт. Сине сагыначакмын“, — дип озатып калды. Казанга барганда да язды, борчылды. Нигә йокламыйсың, соңыннан үзеңә кыен булачак, йокла, дип ачуланып та алды. Хәзер менә мин аны сагынам. Нишләргә, кая барып бәрелергә дә белмим. Алар өчесе дә Испаниядә. Сеңлем терелсен иде! Аның дәвалануына үз өлешен кертеп, ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Табибларга мең рәхмәт!» — диде Илфак.

Ил төкерсә, күл була, ди халык. Сез дә изге эштән читтә калмагыз.

Сбербанк картасы: 4276 8620 2168 2101 (Багауова Ландыш Ульфатовна).

 

 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев